Саба таңнары

Сабинский район

18+
Яңалыклар

Ел башыннан Татарстанда 1,8 мең социаль контракт төзелгән

Ел башыннан Татарстан Республикасында барлыгы 306,433 миллион сумга 1 800 контракт төзелгән.

Аларның 85,4 % гражданнарның хезмәт мәшгульлеген тәэмин итүгә юнәлдерелгән:

- 710 контракт эшкә урнашуга төзелгән,

- 727 – үз эшеңне ачуга,

- 100 – шәхси ярдәмче хуҗалык булдыруга.

Социаль контракт төзегән гаилә әгъзалары чәчтарашханә, тегү һәм ремонтлау остаханәләре ачалар, косметологик хезмәтләр, җитештерү өлкәсендә хезмәтләр, автомобильләргә хезмәт күрсәтү өлкәсендә хезмәтләр күрсәтәләр, ярдәмче хуҗалык алып баралар, электрон сәүдә белән шөгыльләнәләр.

Искәртеп үтәбез, 2025 елдан социаль контрактлар яңа «Гаилә» илкүләм проекты кысаларында төзелә. Аларны өстенлекле тәртиптә күпбалалы гаиләләр төзи ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев