Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

“Ел саен яңа концерт программасы өчен 2 млн 500 мең сум акча китә” [+фото]

"Балалар солянкасы" концертында бөтен гаиләсе белән сәхнәгә чыкты алар. Шундый бәхетлеләр! Йөзләрендә елмаю. Өченче бала аларны чын мәгънәсендә тулы, матур гаилә иткән, дип карап утырдым. Җырчы Илдар Хәкимов белән Гүзәл Уразова турында сөйләвем. Шушы көннәрдә генә үзләрен редакциягә кунакка дәштем. "Никахыбызга 11 ел булган көнне улыбыз туасын белдек" - Өч...

"Балалар солянкасы" концертында бөтен гаиләсе белән сәхнәгә чыкты алар. Шундый бәхетлеләр! Йөзләрендә елмаю. Өченче бала аларны чын мәгънәсендә тулы, матур гаилә иткән, дип карап утырдым. Җырчы Илдар Хәкимов белән Гүзәл Уразова турында сөйләвем. Шушы көннәрдә генә үзләрен редакциягә кунакка дәштем.

"Никахыбызга 11 ел булган көнне улыбыз туасын белдек"

- Өч баланы өйдә калдырып, очрашуга килгәнсез... Сез юкта аларны кем карый соң?
Гүзәл: Перьмнән әнием килде. Улыбыз Самир кечкенә бит әле, 6 ай гына.
- Өченче тапкыр әти-әни булу сезгә тагын да мөлаемлык, ихласлык өстәгән...
Гүзәл: Ул нәрсәләр тәрбиядән килә дип уйлыйм. Сәхнәдәге ясалмалыкны халык шундук сизә бит.
Илдар: Эчке нурың, күңел нечкәлегең булмаса, сәнгатькә якын килергә тиеш түгелсеңдер. Әйе, безне "үрнәк гаилә" дип әйтәләр.
- "Үрнәк гаилә" дигән ярлык җаваплылык өстиме?
Илдар: Мин сизмим.
Гүзәл: Нишләп өстәмәсен?! Миннән күреп, бөтен эстрада өченче бала табар дип ышанып торам инде. Без кеше белән узышудан түгел, көтеп алынган улыбызны алып кайттык.
Илдар: Мин аны узыш дип тә әйтмәс идем. Безгә карап, бала таба башласалар, димәк, яшьләргә яхшы үрнәк күрсәтәбез дигән сүз.
Гүзәл: Гаилә булып яшәүнең кагыйдәләре бар. Хәзер менә заманча яшибез дигән булалар. Заманча гына булмый, борынгыдан килгән гореф-гадәтләргә таянып тормыш алып барырга кирәк.
Илдар: Берәр оешмага эш буенча барсаң, "Сез "брачный договор"да түгелме?" дип сорыйлар.
Гүзәл: Мин аның нәрсә икәнен дә белми идем.
Илдар: Башта мин дә аңламадым аны. Сораштыра башлагач кына төшендем. Өйләнешкән вакытта ир белән хатын аерылыша калсак дип, мал-мөлкәтне бүлә икән. Мисал өчен, 80%ы сиңа, 20%ы миңа дип килешә һәм шул процентка өмет итеп яшиләр. Безнең мөселман халкыннан килгән әйбер түгел бу, билгеле, көнбатыштан кергән.
Менә минем картәти (бабай) картәнине 16 яшендә башына капчык кидереп урлап кайткан. Урамнан үтеп барганда күргән дә ошаткан. Интернетта да утырмаганнар. 11 балалары туган. Менә дигән итеп яшәгәннәр, тормышны алып барганнар.
- Өченче бала тормышыгызны ни дәрәҗәдә үзгәртте?
Гүзәл: Өченче сулыш ачылган кебек булды. Малай тотып караган юк иде бит. Шул хәтле яратам аны. Дүртенче бала булып, өйдә хәзер мин йөрим. Аларча кыланам, уйныйм. Вакыт узганын сизмим дә. Икенче дөньяга килеп эләккәндәй булдым.
Илдар: 10 ел буе "кызым, кызым" дип әйтергә ияләшкәч, баштарак "улым" дияргә тел әйләнмәде. Кызлардан соң малай туу җаваплылык хисен тагын да арттыра икән. Зуррак эшләргә тотынасы килә. Улым Самир да бит киләчәктә әти буласы кеше, аны тормышка яраклы итеп үстерим, дип үз алдыма максатлар куям.
Гүзәл: Шунысы кызык: 7 март - безнең никах көне. Улыбыз булачагын УЗИ шул көнне әйтте.
"Илдар - минем чирем"
- Гаилә тормышында бер еллык, өч еллык кризислар була дип әйтәләр...
Илдар: Без дә бервакыт санап, үткәннәрне анализлап утырган идек. Өч һәм җиде еллыкны беләбез.
Гүзәл: Булып алды бугай шул андый кискен вакытлар.
Илдар: Әмма бала туу, аларның күп булуы ир белән хатынны бик якынайта.
- Бер-берегез алдында элекке мәхәббәтләрегезне искә алып утырганыгыз бармы?
Илдар: Гүзәлгә берничә тапкыр әйтеп куйганым бар. Гомумән, йөргән кызым күп булды дип әйтә алмыйм. Берсенә дә вәгъдә биреп, ышандырып йөрмәдем, алдамадым. Кызларны кыерсытсаң, Аллаһы Тәгалә киләчәктә үзеңә җәза бирергә мөмкин. Шуңа күрә дә Ходай миңа матур, таза-сау балалар бирде дип саныйм. Ә Гүзәлнең миңа егетләре турында сөйләгәне юк.
Гүзәл: Мине яратып йөрүчеләр күп булды дип әйтиммени?! Бер егет белән дә җитди мөнәсәбәттә булмадым. Вакытым да юк иде. Мәктәптә укыганда иртәнге 8дә чыгып китәм, кичке 6да кайтам. Музыка мәктәбенә дә йөрдем, спорт белән дә шөгыльләндем. 11 сыйныфны тәмамлагач, Казанга укырга киттем. Илдар белән таныштык та өйләнештек. Шуңа күрә гаилә төзеп яши башлаган беренче елларыбыз кыз белән егет кебек узды. "Янәшәмдә башка кеше була алыр иде" дигән уйның башыма да кереп чыкканы юк.
"Безнең байлыкка кызыккан кешене үзем белән гастрольгә алып чыгар идем"
- Минтимер Шәймиев бик ярата сезне. Сәбәбе нидә икән?
Гүзәл: Минтимер Шәрипович - искиткеч шәхес. Ул да, без дә - нечкә күңелле кешеләр. Минем кебек ул да "Шахта" җырын ярата. Соңгы тапкыр "Татар җыры"нда күрештек үзе белән. Озак сөйләшеп тордык.
Илдар: Минтимер Шәрипович Илһам ага Шакиров белән сәхнәгә чыгып, миңа Гран-при тапшырдылар. Ул вакытта миннән дә бәхетле кеше юк иде.
- Сезне халык бай яши, акчага коена дип әйтә... Үзегезне байга саныйсызмы?
Гүзәл: Әллә ни байга санамыйм. Чын байлар белән чагыштырсаң, безнеке чүп кенә.
Илдар: Мин уртача хәлле дияр идем. Без Гүзәл белән тормыш башлап җибәргәндә ике студент идек. 12 ел дәвамында елына 150шәр концерт куйдык. Көз башында чыгып китәбез, декабрь уртасында гына кайтабыз. Ике атна ял тия безгә. Безнең байлыктан көнләшүчене үзем белән гастрольгә алып чыгар идем. Бернәрсә эшләмичә, концерт кына карап йөрсен иде ул. Күпмегә чыдар икән? Безнең төркемдә йөрүче артистлар графигыбызга түзә алмыйча, гафу үтенеп китеп бара.
- Сез ничек түзәсез?
Илдар: Халыктан көч алып эшлибез... Шунысын да әйтик әле, иҗатыбызның башлангыч чорында Рөстәм Нургалиевич зур ярдәм күрсәтте, автобус алырга булышты. Аңа зур рәхмәт!
Гүзәл: Сорамас та идек, бер елны Уренгой белән Сургут арасында ялланган автобусыбыз ватылып калды. Урамда 42 градус суык! "Газель"дә 12 кеше. Ул якларда машиналар үзләре белән тимер мич йөртә. Ә безнең бернәрсә юк. Чарасызлыктан, ягарга мөмкин булган бөтен нәрсәне яктык: тәгәрмәч, покрышкалар...
Илдар: Акча күктән яумый бит, аны тир түгеп эшләп алырга кирәк. Ел саен яңа концерт программасы өчен ике миллион ярым сум акча китә. Аппаратурасын алмаштырасы, киемен аласы, клиплар төшерәсе, җырлар яздырасы... Барысы да халык өчен эшләнә. Берәүнең дә чаршау элгән концертка барасы килми.
Гүзәл: Акчасыз чакларда да минуска эшләсәк эшләдек, ләкин сыйфат беренче урында булды. Акча ягын гына уйлап йөрмибез. Билет бәясен дә артык кыйбат итеп куймыйбыз. Һәркем килсен, карый алсын дибез.
Илдар: Концертыбызны карарга әллә кайлардан килүчеләр бар. Башкортстанның Кара Идел районында ике әби белән бер бабай елга буйлап салда йөзеп килгәннәр иде. Юл юк чөнки.
"Балага вакыт җитми кала алмый"
- Белүемчә, Казансу елгасы буенда үз фатирыгыз белән яшисез. Йорт салырга ният юкмы?
Илдар: Бик яхшы урыннан җир сатып алган идек. Хәзер инде кирәкме икән безгә анда йорт төзү дип уйлыйбыз. Аны бит карыйсы, тәртиптә тотасы да бар. Фатирыбызда да санаулы көннәр генә яшәп алабыз. Кайтабыз да китәбез. Әле менә балалар кечкенә булу сәбәпле, соңгы ике елда гына өйдә тора башладык.
- Балаларны ничек тәрбиялисез?
Илдар: Олы кызыбыз Элларига - 10 яшь, уртанчысы Камиләгә 2 яшь ярым, улыбызга 6 ай булды. Балаларга кул белән тигән юк, Аллага шөкер. Мин сөйләп тә елата алам. Күңеленә җитәрлек итеп әйтәм, алар аңлый һәм тыңлый. Баланы күз уңыннан ычкындырырга ярамый.
Гарәп Әмирлегендә Исмәгыйль Шәңгәрәев дигән дустыбыз яши. Аның 11 баласы бар. Барысы да тәрбияле, ярдәмчел, рәхәтләнеп безнең белән татарча сөйләшәләр. "Абый, сезгә нәрсә кирәк?" - дип кенә торалар. Ә әтиләре "текә" кеше, һәрвакыт эштә. Кулыннан телефоны төшми. Шундый эшлекле кеше балаларын алай тәрбияли алган икән, берәү дә "балага вакыт җитмәде" дип әйтергә тиеш түгел. Барысы да үзебездән тора.
- Асрамага бала алырга теләвегез турында сүз чыккан иде...
Гүзәл: Интервьюда дөрес мәгълүмат бирелмәүдән чыккан сүзләр алар. Журналист: "Тәрбиягә бала ала алыр идегезме?" - дип сорады, мин "Юк" дип әйтә алмадым. "Тик безнең график белән үстереп булыр микән соң аны?" - дип әйттем. Кечкенәдән үзебезнең авылдагы балалар йортына өс киемнәрне ташый идем. Мин ул балаларны бик кызганам. Сабыйларның карашлары әле дә күз алдымда. Мөмкинчелегем булса, хәзер дә алыр идем бала.
Нәзилә ХУҖИНА
Акчарлак
№ |

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X