Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

“Ел укытучысы” конкурсының муниципаль турында Шәмәрдән лицее укытучысы Лилия Шайхова җиңү яулады

Республика "Ел укытучысы-2015" конкурсының "Сыйныф җитәкчесе" номинациясе буенча Саба гимназиясендә үткәрелгән муниципаль турда иң осталарны ачыкладылар. Барысы 22 укытучы катнашкан бәйгедә Шәмәрдән лицееның V сыйныф җитәкчесе Лилия Шайхова җиңү яулады. "Берничә көн тырышып әзерләндем, әмма җиңү турында уйлап та карамадым. Лицейда миңа кадәр дә бәйгедә җиңүчеләр булгач, сынатырга ярамый иде....

Республика "Ел укытучысы-2015" конкурсының "Сыйныф җитәкчесе" номинациясе буенча Саба гимназиясендә үткәрелгән муниципаль турда иң осталарны ачыкладылар. Барысы 22 укытучы катнашкан бәйгедә Шәмәрдән лицееның V сыйныф җитәкчесе Лилия Шайхова җиңү яулады. "Берничә көн тырышып әзерләндем, әмма җиңү турында уйлап та карамадым. Лицейда миңа кадәр дә бәйгедә җиңүчеләр булгач, сынатырга ярамый иде. Саба гимназиясендә әзерләнгән кабинетта сыйныф сәгате үткәреп, шуңа ук анализ ясадым. Чара сыйныфка ошады, үз-үземне презентацияләү дә уңышлы килеп чыкты. Нәтиҗәләрне игълан иткәч, җиңүемә хәтта ышанмый тордым. Миңа булышлык итүчеләрнең ышанычын аклый алуыма бик шатмын, хәзер зона конкурсына әзерләнәм", - диде безгә Лилия Шайхова. Сыйныф җитәкчесенә бәйгенең 19-20 февральдә Сабада узачак зона турында да уңышлар телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев