Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Элеккеге Юстиция министрының улы сак астына алынды

Казанның Вахитов районы суды гаепләнүче Илдар Кормановка чик кую чарасын өй арестыннан сак астына ябу рәвешендә итеп үзгәртте, дип хәбәр итә "Татар-информ" МАна судның матбугат секретаре Татьяна Салова. "Дәүләт гаепләүчесе, гаепләнүченең чик кую чарасын бозып судка килмәве белән бәйле рәвештә, чик кую чарасын өй арестыннан сак астына ябуга үзгәртү турында...

Казанның Вахитов районы суды гаепләнүче Илдар Кормановка чик кую чарасын өй арестыннан сак астына ябу рәвешендә итеп үзгәртте, дип хәбәр итә "Татар-информ" МАна судның матбугат секретаре Татьяна Салова. "Дәүләт гаепләүчесе, гаепләнүченең чик кую чарасын бозып судка килмәве белән бәйле рәвештә, чик кую чарасын өй арестыннан сак астына ябуга үзгәртү турында үтенеч белдерде. Дәүләт гаепләүчесе, шулай ук, Корманов эшне карауны махсус озакка суза дип фаразлый", - дип белдерде агентлык әңгәмәдәше.
Кормановның кулы авыртуы аркасында судка килмәве ачыкланган, тик судья судка килергә комачаулык иткән сәбәпне күрмәгән. Моңа бәйле рәвештә, Татарстанның элеккеге юстиция министры улына 13 нче сентябрьгә кадәр сак астына ябу рәвешендәге чик кую чарасы сайланган. Бүген утырышка 7 шаһит, шулай ук Мәскәүдән зыян күргән як вәкиле чакырылган.
Искәртеп узабыз, Мидхәт Корманов улы Илдар Кормановка карата җинаять эше тикшерелә. Ул РФ Җинаять кодексының 159 нчы маддәсенең 4 нче часте (хезмәт урыныннан файдаланып, аеруча зур күләмдә мошенниклык кылу) нигезендә җинаять кылуда шикләнелә.
Матбугат.ру

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев