Елга буен чистарту, су белән тәэмин итүне яхшырту, юлларны төзекләндерү- беренчел мәсьәләләр шулар
Җирле үзидарәләрдә яртыеллык эшчәнлеккә хисап тоту җыеннары бара.
Килдебәк мәдәният йортында үткәрелгән җыенда катнашучылардан да мөрәҗәгатьләр керде. Елга буен чистарту, шулай ук су белән тәэмин итүне яхшырту бурычы тора. Туктар авылына спорт мәйданчыгы кирәк. 2023 елга халыктан җыелган 314500 сум үзара салымга, дәүләт дотациясе дә өстәлеп, өч авылда 400 метр урам төзекләндерелгән, мең квадрат метрдан артык юлларда барлыкка килгән чокыр ямалган. Быел да акча шушы максатка тотылачак. Мәртен авылы янында гидротехник корылма төзелеше алып барыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев