Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Энекәшкә «тамга» салдым

Әнинең кәефе юк. Авырый, сызлана. Авылыбызның йомшак куллы шәфкатьлесе Гыйздениса әбине алып килделәр. Безне: “Балалар, бу якка чыгып торыгыз”,– дип икенче бүлмәгә ябып куйдылар.

Бермәлне әнинең  бик  авыртынып  кычкырып  җибәрүе булды, без, без дигәнем – ике  апам да  мин (миңа  4  яшь) –бик әсәрендек-борчылдык. Гыйздениса әбине  гаепле  санап, аны ачуландык, кыйнап  атасыларыбыз   килде.

Бераз  вакыттан  соң күрше  апа  чыкты да, минем баштан  сыйпап: “Күрше, менә  абый  кеше булдың бит, бәхетле  яшәгез”,–дип безне тынычландырды. Икенче  көнне, тәрәзәдән   күрәм – әнине  кычкырткан әби тагын менеп  килә. Тотындым: “Ул әбине  өйгә  кертмәгез”,– дип  кычкырырга! Миңа: “Бик  әйбәт апа ул, шул булганга әниең  елмаеп  кына тора бит”,– диделәр. Шулай икән шул. Моңа әби миңа  ап-ак  шикәр биргәч  ышандым. Ул  чорда бу зур  күчтәнәч  иде. Шуннан  соң мин Гыйздениса апа белән дуслаштым.

 Бер  кичтә барыбыз да сәкедә түгәрәкләнеп  ашап  утырганда, әни  миңа: “Улым, бәбинең имезлеге  төшкәндер,  авызына  каптыр әле”,– дип йомыш  кушты.   Бала  яткан бүлмәдә  караңгы булгач, шырпы  сызган  идем – бер  күкерте сабыйның беләгенә төшеп ябышмасынмы! Тып-тын  яткан бала дөньяны яңгыратып  акырып  җибәрде. Китте өйдә елаш, китте тавыш! Калганын мин хәтерләмим дә. Аның шырпысы да Саба промкомбинатында эшләнгән, зур  күкертле  иде. Энекәшнең беләгендә  күкерт төшкән  урын әле дә ялт итеп  күренеп тора. Дүрт  яшьлек бала  кулына шырпы килеп  керүен әйт әле!  Янудан да хәтәр бит.

Шырпы турында   сүз  чыккач, ишеткән бер хәлне  дә  язып  китим  инде. Сабада сатучылыкка  укыган яшь  кенә ике  кызны Олы  Шыңар  кибетенә эшкә  билгелиләр. Бер  агай шырпы  алгач, башкаларга: “Бер капта  60 булырга тиеш. Нишләп  монысында – 52, тегесендә 54 кенә”,– дип зарлана икән. Бу   сүзләр  сатучы   кызларга  да ишетелә. Аннары абзыйның кибеткә  шырпыга кергәнен сабыр гына  көтә башлыйлар. Ике  көннәнме,  өчме, ниһаять,  ул кибеттә пәйда була. Әлбәттә, тәмәке, шырпы  сорый. Шуннан  кызлар каптагы  шырпыны  өстәлгә  чәчеп  салалар  да,  менә абый, 60ны  санап  ал, диләр. Әлбәттә  инде,  теге бичара, берни дә  алмыйча,  кибеттән чыгып  китү  җаен  карый. 

Мәгъдәнур Гатауллин.

Фото https://ru.freepik.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев