Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Эш узгач үкенү файдасыз

Суд залыннан

Алкогольле эчемлек кулланган хәлдә руль артына утырып юлга чыгучылар турында язуны дәвам итәбез. Район  авылларының бер­сендә яшәүче Г.Галиев та 30 июль  кичендә  “Киа Рио” белән күрше  урамдагы кибеткә барып  килергә ниятли. Әмма хәйран гына салган була һәм юлларда тәртип сакчылары йөрүе ихтималы турында  уйлап тормый. Юл-патруль хезмәте инспекторы тарафыннан туктатылгач, алкотектор приборы ул  сулап  чыгарган  һавада 0,273 мг/л күләмендә алкоголь барлыгын күрсәтә. “Сөт  кенә алмакчы идем, олыгаеп барганда күңелсезлекә дучар булдым”, – диде яше 70кә җиткән кеше судта нык  уфтануын белдереп. Эш  узгач, үкенүдән  файда юк шул. Терсәкне  тешләп булмый.

Ул суд карары нигезендә, административ хокук бозулар турындагы РФ Кодексының 12.8 маддәсе 1 өлеше нигезендә гаепле дип табылып, бер ел да 6 айга транспорт чарасы белән идарә итүдән мәхрүм ителде, 30 мең сум күләмендә штрафка тартылды.

 Саба  муниципаль районы  юл хәрәкәте иминлеге  комиссиясе  ярдәмендә әзерләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев