Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Евроның долларга карата бәясе икенче көн рәттән төшә

Икенче көн рәттән евроның долларга карата бәясе кими. Валюта базары Грециядәге вәзгыять хакында фикер алышыначак еврозона илләре саммитын көтә, дип хәбәр итә "Bloomberg" агентлыгы. Грециянең алга таба катгый экономия чараларыннан баш тартуы илнең валюта блогыннан чыгу куркынычын арттыра һәм аның бөтенлеген шик астына куя, дип билгеләп үтә экспертлар. Нәтиҗәдә, базарда...

Икенче көн рәттән евроның долларга карата бәясе кими. Валюта базары Грециядәге вәзгыять хакында фикер алышыначак еврозона илләре саммитын көтә, дип хәбәр итә "Bloomberg" агентлыгы.

Грециянең алга таба катгый экономия чараларыннан баш тартуы илнең валюта блогыннан чыгу куркынычын арттыра һәм аның бөтенлеген шик астына куя, дип билгеләп үтә экспертлар. Нәтиҗәдә, базарда катнашучылар башка активларга өстенлек бирә.

Сишәмбе иртәсендә евро алдагы сатулар нәтиҗәсе буенча, 1,1056 доллар белән чагыштырганда,1,1037 тирәсендә сатыла, Европа валютасы 0,5 процентка арзанайды, дип белдерә "Интерфакс".

Искәртеп узабыз: еврозонаның референдумннан соң Грециядәге вызгыять хакында фикер алышу буенча саммиты бүген була. Греция өлешенә еврозона эчке тулаем продуктының 2 проценттан кимрәге генә туры килүгә карамастан, илнең валюта блогыннан чыгуы еврозонаның бөтенлек мәсьәләсен шик астына куярга мөмкин.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев