Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Фатыйх Сибгатуллин туристлар өчен татар районнары буенча маршрут төзү кирәк дип саный

Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты татар халкының үсеш стратегиясенә үз тәкъдимнәре белән уртаклашты.

Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Фатыйх Сибгатуллин туристлар өчен татар районнары буенча туристик маршрут төзеп, аны татар халкының үсеш стратегиясенә кертергә кирәк дип саный. Бу хакта ул “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә әйтте.

Аның фикеренчә, туристларны Раиф монастыре белән Свияжск утравына гына түгел, татарлыкны күрсәтү өчен, Саба-Кукмара-Балтач-Арча-Казан туристик маршруты буенча да сәяхәт иттерү кирәк. Ул Татарстанда экология, Иделне саклау буенча Дәүләт Думасы комитетының күчмә утырышын үткәргәннәре турында сөйләде.

“Комитет рәисен Сабага җибәрдем. Кайткач, иң беренче сүзе “мин шунда яшәр идем” булды. “Татарстан дигәч, анда нефть бар” дип әйтәләр, ә Сабада нефть тә, газ да, юан төтен чыгарып утыра торган сәнәгать тә юк бит. Шундый матур өйләре, елмаеп тора торган халкы” дип шаккатып кайткан”, - диде Фатыйх Сибгатуллин.

“Сабада агач үсентеләре үрчетү питомнигы, орлыкчылык үзәге бар. Шуны күрсәтеп була, аннары Кукмарага керәсең, андагы ике катлы йортлар искиткеч. Мин Арчада, Нурлатта да алай салдыра алмадым. Аларда һөнәрчелек, кәсепчелек киң таралган. Аннары Балтачка китәсең, Чепья музее бөтен дөньяга шаккаткыч. Карадуганнан Кырлайга китәсең. Шуннан Казанга кайтып, кичке Казанны күрсәтәсең”, - диде депутат.

“Менә шундый маршрут буенча иртән чыгып китеп, кичкә әйләнеп кайтасың. Менә татарны күрсәтергә күпме мөмкинлек! Үзебезнең кадерне үзебез белмибез”, - ди әңгәмәдәш. Ул шулай ук татарның үсеш стратегиясенә тарихны тирән, дөрес итеп укытуны кертү кирәклеген дә әйтте. “Мәскәү каршы килми, гел Мәскәү дип гаепләргә тырышсалар да, бу эш эшләмәскә сылтау гына. Бүген нәрсә эшләп була – шуны эшләргә кирәк”, - ди ул.

“Татар кем ул дигәндә бөтенебез дә белергә тиеш. Атилла кем ул – татар! Атилланы беләләрме балалар – белмиләр, Чыңгызхан – кара татар. Әле тагын кыргый татар дигәне бар, ак татар, һуннар бар. Карый башласаң, бик күп татарларны без белергә тиеш. Тарихтан башлау кирәк”, - ди Ф. Сибгатуллин. Ул, шулай ук, милли киемнәр киертеп матурлык конкурслары уздыру һәм татар көрәшен үстерү әһәмиятен әйтте.

Фото: Ильсия Завилейская/Яшел Үзән

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев