Ел саен бер үк тырмага басабыз. Гөмбә сезоны башлану белән, аннан агуланучылар саны да арта. Инде быел да республикада әнә шундый 29 очрак теркәлгән. Табибларга 8 баланы, 24 атналык көмәне булган йөкле ханымны да дәваларга туры килгән. Араларында гаиләләре белән хастаханәдә ятып чыгучылар бар. Шөкер, фаҗига белән тәмамланган очраклар юк....
Ел саен бер үк тырмага басабыз. Гөмбә сезоны башлану белән, аннан агуланучылар саны да арта. Инде быел да республикада әнә шундый 29 очрак теркәлгән. Табибларга 8 баланы, 24 атналык көмәне булган йөкле ханымны да дәваларга туры килгән. Араларында гаиләләре белән хастаханәдә ятып чыгучылар бар. Шөкер, фаҗига белән тәмамланган очраклар юк.
Агулысы юк микән?
- Моңа кадәр гөмбәне гел ашадык, берни булмады, - ди Илнур. - Мамадыш юлындагы сатучылардан ике чиләк алган идек. Чаллыга кайткач, пешереп ашадык. Берникадәр вакыт узгач, бөтен гаиләбез белән авырый башладык. "Ашыгыч ярдәм" хастаханәгә алып китте. Әле ярый вакытында барып өлгердек! Белгечләр халыкны юкка гына кисәтми икән.
Роспотребнадзор белгечләре әйтүенчә, зыян күрүчеләрнең күбесе гөмбәне үзе җыеп, үзе эшкәрткән. Очраклы кешеләрдән сатып алучылар да юк түгел. Алар ашарга яраклы кәҗә, ал, төп, шампиньон, ак гөмбәдән агуланган. Бер кеше чебен гөмбәсеннән зыян күргән. Анысы яман шеш авыруыннан котылам дип төнәтмә эчкән булган. Кечкенә сабыйларны исә артык кызыксынучан булулары харап итә язган: алар юлда очраган гөмбәне кабып караган.
Ничә еллардан бирле бер үк сүзне сөйләсәк тә, халык барыбер ялгыша, дип чаң суга идарә белгечләре. Бер көнне үзебезнең йорт янындагы агачлыктан да гөмбә җыючы кешегә юлыктым. Һәрхәлдә, кеше шәһәр уртасында үзенә дип җыймый инде. Белгечләр дә теләсә кемнән, теләсә кайсы урыннан гөмбә сатып алмаска киңәш итә. Бары авыл хуҗалыгы ризыклары сатыла торган, махсуслашкан базарлардан, тикшерү узганнарын гына алырга кушалар. Базар-кибетләрдә теләсә нәрсә белән сату итү катлаулырак: андый урыннарга тикшереп кертәләр. Әмма гөмбәчеләр күбесенчә урамда сәүдә итүне өстенрәк күрә.
Гөмбәне һәр җирдә саталар. Казанда гөмбәне килограммлап бирәләр. Чехов базарында 1 кг гөреҗдә 250 сум торса, каенныкы - 200. Эшкәртелгәне дә бар. Маринадланган каен гөмбәсе 500 мл банкада - 150, ал гөмбә (свинушка) - 100 сум. Ә менә колхоз базарында гөреҗдәнең килосы - 200, әтәч гөмбәсе - 100-120 сум. Мамадыш юлында сату итүчеләр 5 литрлы чиләктәге сары гөреҗдәне - 300, агын - 500, каен гөмбәсен 250 сумга биреп җибәрә.
Гөмбәне файдалы ризык диләр. Әмма куркыныч яклары да бар. Кем әйтмешли, ит кебек булса, бүреләр ачлыктан интегеп йөрмәс иде. Гөмбә һавадагы авыр металларны үзенә туплый. Шуңа күрә аны шәһәр паркларыннан, ишегалдыннан, автомобиль, тимер юллар янәшәсеннән җыярга кушмыйлар. Урманга барганнан соң да үзегезгә таныш булганнарын гына өзәргә кирәк. Артык зурлары да зыянлы булырга мөмкин. Белгечләр "эшләпәле дуслар"ны җыйган көнне үк эшкәртергә, чистартканда, кортлаган, черегәннәрен ташларга куша. Һәр төре аерым савытка салынырга тиеш. "Агулы гөмбәне белү өчен, пешергән вакытта суган салынырга кирәк, - ди Балтач районында яшәүче Мәймүнә апа Нурмиева. - Суган карала икән, димәк, арада агулы гөмбә дә бар".
14 яше тулмаган кешегә бөтенләй гөмбә ашарга ярамый. Бу яшьтә баланың организмы аны эшкәртергә сәләтсез әле. Өлкән яшьтәгеләр өчен дә гөмбәнең зыяны шактый. Картлар бала өммәтеннән дип юкка гына әйтмиләр инде.
Нәрсә күпме тора?
Казандагы колхоз базарында 1 кг бәясе
Бәрәңге 20-35
Сарымсак 130-200
Кыяр 15-30
Помидор 40-60
Суган 30-35
Кәбестә 20
Баклажан 40
Кишер 40-45
Чөгендер 30-35
Слива 60-100
Алма 30-45
Кара җиләк 150
Нарат җиләге 180
Чия 130
Нет комментариев