Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Фотограф Шамил Абдюшев вафат булган

Шамил Абдюшевның эшчәнлеге басма һәм электрон матбугат чаралары белән бәйле.

Бүген 70 яшендә танылган Казан фотографы, фотооператор Шамил Абдюшев авырудан соң вафат булды. Бу хакта “Татар-информ”га журналист Данил Сәфәров хәбәр итте.

“Шамил абый тыштан усал күренсә дә, күңелендә бик нечкә кеше иде. Ул үз эшенең остасы иде, бер нигә дә битараф кеше түгел иде”, - диде журналист Данил Сәфәров.

“Без Шамил белән еш аралаша идек. Ул бернәрсәгә дә битараф түгел иде. Тормышның һәрбер вакыйгасын фотоаппаратына төшереп бара иде. Яшь операторларга аннан үрнәк алырга кирәк, чөнки аның коллекцияләре бик күп. Ул Татарстан өчен, татарлар өчен бик күп эшләр башкарды. Ул үзенең барлык гомерен фотожурналистикага багышлады”, - диде “Татар-информ” агентлыгы фотографы Рамил Гали.

Шамил Абдюшевның эшчәнлеге басма һәм электрон матбугат чаралары белән бәйле.

Шамил Абдюшев — Татарстан журналистлары һәм редакторлары арасында танылган шәхес. Аның фотосурәтләре барлык газета-журналларда чыккан. 2014 елның августында Казанның Халыклар дуслыгы йортында фотографның 65 еллыгына багышланган «С изюминкой» дип аталган шәхси күргәзмәсе уздырылган. Күргәзмәдә 100дән артык эш тәкъдим ителгән булган.

 

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев