Гадел хөкем сагында
Байтак еллар халык утырышчысы булып торгач, суд эшчәнлеге азмы-күпме таныш миңа. Хәйран җинаять материалларын карауда катнашылган...
XXI гасыр башына кадәр хөкем залында судьяның ике ягында халык арасыннан сайланып куелган вәкилләр утырды. Хәзер генә ул антлы утырышчыларны судка чакырганнары юк диярлек. Андый очраклар сирәк була. Ә ул вакытта халык утырышчысыннан башка җинаять эшләре каралмады. Тәртибе шундый иде. Шуңа күрә, эшемне калдырып, суд юлында башкаларга караганда күбрәк тә йөрдем. “Язып та чыгарсың” дип сакал тегәләр иде. “Кеше һәм закон” рубрикасына язма әзерләгәч, суд рәисе Рифат Закировка укытам. Ул: “Четерекле теманы оста ерып чыккансың, бу урынын бераз үзгәртик”, – дип киңәшләрен бирә. Шулай булмыйча, ташка басылганны соңыннан балта белән кырып бетерә алмыйсың. Чыннан да, җинаять кылса да, барыбер адәм баласы бит. Ә бу дөньяда кемнәр генә ялгышмый. Менә шушы рәвешле фикер сөрешеннән генә дә кеше язмышларын хәл иткәндә судьяларга биниһая зур җаваплылылык йөкләнгәнлеге яхшы аңлашыла. Кеше дигәнең хаталанырга, тигез җирдә дә абынырга мөмкин, әмма аларга һич ялгышырга ярамый.
Затлы гаиләдә дөньяга килгән Рифат Рафаэль улы шуны яхшы аңлап, законга 30 елдан артык тугры хезмәт итте. Армия хезмәтен кертсәң, стажы тагын да күбрәккә чыга. Чөнки ул Балтыйк буе округындагы частьта Ватан алдындагы бурычын үтәгәндә мотоукчы взводы командиры була, 3-4 айдан аны гарнизонның хәрби прокуратурасына эшкә алалар. Шул чакта тупланган тәҗрибәнең алга таба кирәге чыга. “Мәскәү институтын тәмамлаган хәрби юристлар белән аралашу бик тә ярап куйды. Аларның киңәшләрен эштә файдаландым”,– дип сөйли Рифат Закиров.
Армиядән соң Татар Икшермәсендә туган егет Балык Бистәсе районы прокуратурасында тикшерүче, Арчада прокурор ярдәмчесе булып эшли. Закон таләпләренең үтәлешен тәэмин итүдә, гражданнарның хокукларын саклауга мәгълүм шәхси өлеш кертә. Прокуратура органнары эшчәнлеге өчен аеруча катлаулы чорда да сайлаган һөнәренә тугры кала. Шул елларда тәрбияләнгән сыйфатлары, гаделлеккә омтылуы аңа 1990 елдан Саба район суды рәисе вазифаларын да уңышлы башкарырга ныклы җирлек бирә. Нинди генә эшләр карарга туры килми судьяга. Җинаятьтә гаеплеләр, әлбәттә, закон нигезендә тиешле җәзаларын ала. Гаебе расланмаган кешегә аклаулы суд карары чыгару аеруча зур компетентлык сорый. Шул елда ук карауга хастаханә табибына карата мошенниклык факты буенча кузгатылган җинаять эше керә. Ул командировкага баргач, үз кесәсеннән тоткан чыгымнарын өлешчә каплау өчен тиешле булмаган документлардан файдалана. Әмма хастаханәдән алынган акча ике айлык командировка өчен бирелергә тиешле суммадан артып китми. Законнарга таянып, Рифат Закиров табиб гамәлләрендә җинаять составы юк дигән карар чыгара. Прокурор каршы килә. Ахыр чиктә эшне РФ Югары Суды Президиумы карый һәм РФ Генераль прокуроры урынбасары протестын канәгатьләндерми. Әлеге четерекле эш 2001 елда Россия Федерациясе Югары суды бюллетененә дә кертелә.
Бервакыт район судына Кукмара районы кешесе Федоровка карата РСФСР Җинаять кодексының 127нче статьясы (оставление в опасности, куркыныч хәлдә калдыру) нигезендә кузгатылган эш керә. Беренче утырышка беркем дә килми. Көн ахырында судта зыян күрүченең әтисе пәйда була һәм эшне Олы Мишә авылында карарга тәкъдим итә. Ул вакытта оешма-хуҗалыкларда күчмә утырышлар үткәрү практикасы була әле. Көндез авыл клубына халык җыела. Алма төшәр урын да калмый. Хөкем ителүче сәхнәгә чыгарылгач, зал гүли ук башлый. Халык самосуд ясамасынга милиция наряды көчәйтелә, колхоз рәисе Закирҗан Бикмөхәммәтов тазарак егетләрне дә чакырып китерә. Әмма хөкем ителүче гаебен танымый. Аның күрсәтмәләре буенча, ул иптәше белән җәй көне Ленин исемендәге хуҗалыкта эшләгән. 1992 елның сентябрендә алар, “КамАЗ”га утырып, хезмәт хакы алырга килгәннәр. Колхоз рәисе урында булмагач, Кукмарага кайтып китәргә ниятләгәннәр. Шул вакыт алар янына авыл егете якыная һәм кыйнау белән яный башлый. “КамАЗ” кузгалып киткәч тә, кабинага сикереп менеп, хулиганлыгын дәвам итә. Дуслары ике машина белән куарга чыга. Берникадәр вакыттан үтерү белән янаучы үзе кабинадан сикереп төшеп кала. Эш хакы алырга килүчеләр туктап тормыйча, “КамАЗ” да юлларын дәвам иткәннәр. Машинадан төшеп калучының үлемгә китерерлек җәрәхәт алганлыгын белмәгәннәр. Кыскача фабула әнә шул. Шаһитлар да бу эш буенча төпле дәлил китерми. Судья әлеге вакыйганы бар нечкәлекләре белән күз алдына китерергә тырышып, төнне йокламый чыга. Икенче көнне район мәхкәмә залында якларны тыңлаганнан соң (дәүләт гаепләүчесе ирегеннән мәхрүм итүне, адвокат һәм хөкем ителүче аклауны сорый) суд аклау карары (оправдательный приговор) чыгара. Чөнки суд барышында Федоровның гаебен расларлык дәлилләр китерелми. Югары инстанциядәге суд хөкем карарын үз көчендә калдыра. Әлеге мисаллар хөкем залларында кеше язмышлары хәл ителгәндә судьяга ялгышырга ярамаганлыгы турында бик ачык сөйлиләр.
“Мин бик яхшы кешеләр белән эшләдем. Иң элек секретарь Рәйсә апа Нигъмәтҗанованы искә алмый мөмкин түгел. Ул судка 1942 елда килә һәм бер дә туктамыйча 52 ел эшли. Хезмәт кенәгәсендә бер генә язу иде. Җитмешенче елларда аның тырышлыгы нәтиҗәсендә район суды канцеляриясе республикада иң яхшыларның берсе саналды. Саба һәм Теләче районнарында юридик ярдәм күрсәткән адвокат Роза Абдулла кызы Хәлилова турында да җылы сүзләр генә әйтәсе килә. Җинаять һәм гражданлык эшләренең вакытында каралуында хезмәттәшләрем – судьялар Ринат Шәфигуллин, Зөлфия Вәлиеваның да хезмәте күп керде. Байтак еллар республикада хөкем карарларының 100 проценты да үз көчендә калган бердәнбер район суды булуга ирештек. 2013 елда Мәскәүдә Саба район суды тарихы турында китап та басылып чыкты”, – ди Рифат Рафаэль улы.
Ә, иң мөһиме, беркем дә урынсызга гаепләнмәгән, ялгыш карарлар чыгарылып, кеше язмышлары челпәрәмә китерелмәгән. Хезмәттәшләре дә аны олы ихтирам белән искә алалар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев