Гаепләнүче унбиш тәүлеккә озатылды
Суд залыннан
Агымдагы елның 14 октябрендә көн уртасында юл-патруль хезмәте инспекторы Саба-Лесхоз трассасында “Лада Калина” автомобилен туктата. Йөртүчедә алкоголь исереклеге билгеләре сизелә. Инспектор аңа алкотектор өреп карарга тәкъдим итә. Прибор 0,716 миллиграмм/литрны күрсәтә. Бу инде рөхсәт ителгән нормадан күпкә югары дигән сүз. Шәхесне ачыклау өчен документ соралгач, йөртүче машина белән идарә итү хокукы биргән таныклык күрсәтә алмый. Чөнки руль артына утыручының имтихан биреп “права” дигәнен бөтенләй алганы булмаган. Ярый әле, вакытында машинадан читләштерелгән дияргә генә кала. Транспорт йөртү күнекмәләре формалашмаган килеш авария ясау ихтималы да бар бит.
Судта Илшат Галиуллин руль артына машинаның төп хуҗасы нык исерек хәлдә булу сәбәпле утыруын аңлатты. Гаебен тулысынча таныды. Җәмәгать судьясы аңа карата 15 тәүлеккә административ арест җәзасы билгеләү турында карар чыгарды. Карар законлы көченә керде.
Саба муниципаль районы юл хәрәкәте иминлеге комиссиясе ярдәмендә әзерләнде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев