Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Гаиләләр нигә таркала?

Без көндәлек тормышта “болар аерылганнар икән”, “күптәннән бергә тормыйлар бит алар”, “аның хатыны аерылышырга судка гариза язган бугай” дигән сүзләрне еш ишетәбез.

  Статистика да  шушы  сүзләрне рас­лый  кебек. Чыннан да, шулаймы соң? Гаиләләр таркалу ди­на­микасы нәрсә күрсәтә? Са­­ба район  судының   2нче суд­  участогы  җәмәгать судьясы Айгөл Шәймәрданова белән әңгәмәбез шул  хакта.

– Айгөл Габдулловна,  Татарстан Республикасында игълан ителгән Гаилә елында бу тема  аеруча актуаль. Без бүген ир белән хатын союзының ныклыгы турында нәрсә әйтә алабыз? Рәсми статистика ни  сөйли?

– Гаилә – дәүләтнең нигезе.­ Рос­сия Федерациясе һәм Та­тарстан Республикасы Кон­сти­ту­цияләренең 38-нче статьясы  ни­гезендә гаилә һәм балачак дәү­ләт тарафыннан яклана. Суд та  гаиләне ничек тә саклап калу ягын­да. Аерылырга гариза язган ир белән хатынга  законда 3 ай­га  кадәр үзара килешү өчен вакыт бирү мөмкинлеге каралган. Кызганычка  каршы,  күп гаи­ләләрне  саклап  калу  авыр. 2022-2023 елларның һәм 2024 ел­ның 3 айлык статистикасына­  күз  салыйк. 2022 елда Саба ра­йо­ны жәмәгать судьялары тарафыннан 67 аерылышу турында гариза каралып, 53 эш буенча парларны аеру турында суд карары чыгарылган. Якларның үза­ра килешүе яки дәгъвадан баш тарту сәбәпле 12 гариза буенча эш тукталылган. Ике эш Саба район судына җибәрелгән.

2023 елда әлеге категория буенча барлыгы 74 эш каралып, 63 пар суд карары нигезендә аерылган. Сигез гаилә саклап  калынган. 2024 елның 3 аенда судьялар тарафыннан 14 эш буенча аерылышу турында гариза канәгатьләндерелгән, 3 очракта хатын (ир) дәгъвадан баш тарткан. Дүрт гражданлык эше буенча әле суд карары чыгарылмаган. Ни кызганыч, ниятләреннән кире кайтучылар саны аз.

2022-2023 елларда 5 гариза буенча Саба район суды тара­фын­нан аерылышу турында суд ка­рары чыгарылган. Гаилә ко­дек­сы нигезендә, ир белән ха­тын­ның балигъ булмаган балалары, мал-мөлкәтне бүлешү буенча дәгъ­валары юк икән, һәм икесе дә үза­ра мөнәсәбәтләрне өзәргә теләк белдерсәләр, аларның аерылышуы ЗАГС бүлегендә рәсмиләштерелә. Саба муниципаль районы ЗАГС бүлеге мәгълүматларына караганда, 2022 елда суд карарыннан тыш 7 пар, 2023 елда – 5, 2024 елның 3 аенда 3 гаилә таркалган.

– Аерылышуларның инициаторлары күбрәк кемнәр?

– Күпчелеге хатын-кызлар. 2022-2024 елларда аерылышу ту­рында гариза буенча жәмәгать судь­ялары тарафыннан каралган эшләрнең инициаторлары бу­лып 135 очракта алар тора.  Шу­шы чорда 27 ир-ат та дәгъва бел­дереп судка мөрәҗәгать  иткән.

– Аерылышу турында дәгъ­ва­лар­ ка­ралганда, суд залында ниндиерәк сәбәпләр әйтелә?

– 2022-2023 елларда, 2024 ел­ның 3 аенда суд карары чыгарылган эшләр буенча аерылышу турында гариза бирүнең сәбәбе булып күп очракта характерлар туры килмәү (65), үзара аң­лашу булмау, гаиләдә конфликт­лар чыгу (52) тора. Шулай ук сә­бәпләр арасында эчү (12), эш­ләмәү, гаиләне тәэмин итмәү һәм балаларны тәрбияләүдә кат­нашмау (12), хыянәт итү (10), кул күтәрү (4), азартлы уеннар белән мавыгу һәм бурычлар күп булу (3) да бар.

– Яшьләр бүген бәхетне “квадрат метрлар”, “иномаркалар” белән үлчи. Әмма таркалган гаиләләр арасында  күп еллар бергә яшәгәннәр  дә байтак.

– Әлеге статистик мәгълү­мат­ларны җыйганда шулай ук ае­рылышучыларның яшьләренә һәм­ гаилә корып ничә ел бергә яшәү­ләренә дә игътибар бирел­де. Югарыда язып үтелгән вакыт аралыгында каралган эшләр буенча 40 пар –5 елга, 38 пар – 10, 66 пар – 20, 10 пар – 30, 4 пар 40 елга якын бергә яшәгән. Әлеге күр­сәткечләр 5 елга һәм 20 ел­га­ кадәр бергә яшәгән парлар ара­сында аерылышулар күбрәк бу­луы турында сөйли. Чыннан да, гариза бирүчеләр арасында яшь­ләр дә, олы яшьтәге кешеләр дә бар. Мәсәлән, 30 яшькә кадәр – 31, 40 яшькә кадәр – 89, 50 яшь­кә кадәр – 27, 60 яшькә ка­дәр – 8, 70 яшькә кадәр  3 кеше суд­ка гариза белән мөрәжәгать иткән.

– Гаилә таркалганда бала­лар­ның язмышы ничек хәл ителә? Ата­­ яки ана баласына алимент түләргә тиеш буламы?

– Суд карары нигезендә аерылышучы 140 парның балала­ры­ бар, ә 22 парның балалары­ юк­ яки балигълык яшенә җит­кән­нәр. Күп кенә аерылышкан гаи­ләләрдә балигъ булмаган ба­­лалар ана яки ата белән генә яш­әп­ кала. Балаларны тәэмин итү,­ аларны тәрбияләү – ата-ана­ның тигез хокукы һәм буры­чы. Ата-ананың балигълык яше­нә җитмәгән балаларын тә­эмин итәргә тиеш булуы РФ Гаи­лә­ кодексының 80 статьясында күрсәтелгән.

Әгәр ата яки ана баланы тәэ­мин итүдән баш тартса, баланы тәрбияләүче ана (ата) судка балалар балигъ булганчы алимент эзләү турында гариза белән мөрәҗәгать итә ала. 2022-2023, 2024 елның 3 аенда жәмәгать судьялары тарафыннан 39 алимент эзләү турында гариза каралган. Саба район суды  шушы ук вакыт аралыгында 23 алимент эзләү дәгъвасы буенча суд карары чыгарган, алиментның күләмен, эзләү тәртибен үзгәртү турында 7 эш каралган. Алимент эзләү турында суд карары чыгарылганнан соң  башкару кәгазе дәгъва белдерүченең үзенә яки аның үтенече буенча суд приставлары хезмәтенә җибәрелә. Тик ата-аналар арасында, суд карары чыгарылуга да карамастан, балалары алдындагы бурычын үтәмәүчеләр дә бар.

– Алимент түләмәгән очракта баланың хокуклары ничек яклана?

– Бу очракта алимент тү­лә­мәү­чегә карата Административ хокук бозулар турындагы Россия Федерациясе кодексының 5.35.1 статьясының 1 бүлеге нигезендә эш кузгатыла. Җәмәгать судьялары тарафыннан 2022 – 2024 елларда әлеге статья буенча 27 эш каралган. Шуннан соң да 2 һәм аннан күбрәк ай дәвамында ни­гезле сәбәпләрсез балигъ бул­маган балаларга алимент тү­лә­мәүчегә карата җинаять эше куз­гатыла һәм ул Россия Федерациясе Җинаять кодексының 157­ статьясының 1 бүлеге буен­ча­­ хөкем ителүче буларак суд кар­шына баса. Район суды тарафыннан әлеге статья буенча 2022 – 2023 елларда 13 җинаять эше каралган һәм барлык хөкем ителүчеләргә суд карары чыгарылган: 11 кешегә карата 6 айдан ­10 айга кадәр төзәтү эшләре билгеләнгән, 1 кеше  шартлы­ рә­вештә 6 айга ирегеннән мәхрүм ител­гән һәм 1 кешегә 6 айга и­ре­геннән мәхрүм итү жәзасы бил­геләнеп, ул шушы ук срокка мәжбүри эш белән алыштырылган.

Кыскасы, Россия Федерациясе­ Хөкүмәте гаиләләрне яклау, алар­га ярдәм итү һәм гаилә кы­йм­мәтләрен саклау өлкә­сен­дә бер­дәм социаль дәүләт сәя­сәте алып бара. Гаилә һәм ба­ла­ла­рыбызның киләчәге, аларның ру­хи һәм әхлакый тәрбиясе – дәү­ләт игътибары үзәгендә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев