Гали батыр кем ул?
Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елы

«Саба таңнары» газетасының былтыргы 23 май санында Бөек Ватан сугышындагы батырлыклары өчен Советлар Союзы Герое исеменә тәкъдим ителеп тә, төрле сәбәпләр белән ул исемне алмыйча калган райондашларыбыз исемлеге язылган иде. Шулар арасында туганыбыз, авылдашыбыз Гали Нәбиуллинның да исеме бар.
Кем ул Нәбиуллин? Нинди батырлыклар кылган? Гали абый бабам Хужәхмәтнең бертуган абыйсы Нәбиулла абыйның улы. Ул 1915 елда, гаиләдә төпчек малай булып туган. Аннан олы апалары Мәгузә, Газизә һәм абыйлары Госман, Гомәр, Минислам булган. Әтисе Нәбиулла абзый заманына күрә укымышлы кеше саналган, инкыйлабка кадәр авылда староста вазифасын үтәгән. Инкыйлабтан соң ярлылар комитеты рәисе булып сайланган.
Колхозлар оештырылгач, Гали абый механизаторлар курсында укып, Азин МТСында комбайнда эшли. 1938 елда Кызыл армия сафларына алына. Хезмәт срогын тутырып кайтыр вакыт житкәч, Бөек Ватан сугышы башлана. Җиңүдән соң да 4 ел Ватанга хезмәт итә. Ул туган якларга 1949 елда гына әйләнеп кайта. Колхозда амбар мөдире булып эшли. Илленче еллар башында, Шәмәрдән кызы Мәрьям Туйчина белән гаилә кора, Казанга күченәләр. Уллары Рәфкать туа. Шул елларда, берсеннән-берсе яшь ишле балалы гаиләсен калдырып, Гомәр абзасының хатыны үлеп китә. Бу мәрхәмәтле гаилә аларның да бер яше дә тулмаган кызлары Фәнияне үзләренә тәрбиягә ала. Гаилә ишәйгәч яшәү урыны да кирәк була. Гел кеше почмагында баракта яшәп булмый. Шул вакытта Гали абый тәвәккәлләп Шпицбергенга (Норвегия) барып, акча эшләп кайта. Казан шәһәренең Дәрвишләр бистәсендә шул заман өчен дәрәҗәле йорт төзеп чыга.
Сугышта нинди батырлыклар күрсәткән соң Гали абый? Әлеге сорауга җавапны, моннан 60 ел элек бастырылган вакытлы матбугатта табып була. “Һәр солдат, һәр генерал Берлин өчен сугышта турыдан-туры катнашырга омтыла иде. Һәркем бер уй – Җиңү байрагын үзе элү теләге белән янды. Менә шунлыктан да Миңнегалинең үзен-үзе аямыйча көрәшүен күз алдына китерүе кыен түгел. Сугышларның берсендә ул үз машинасын дошманның “Тигр” танкына юнәлдерә. Аны таранлый, яндыра. Икенче юлы фашистларның биш ут ноктасын, күпсанлы солдат һәм офицерларын юк итә. Миңнегалинең батырлыгы турында түбәндәге мисал бик ачык сөйли. Полкның команда пункты урнашкан урынга көтмәгәндә немец автоматчылары бәреп керә. Ату тавышлары яңгырый. Өлкән сержант Нәбиуллин полк командиры Меркуловның үзйөрешле машинадан ерак калуын һәм сакланырга теләп сай гына канауга ташлануын күрә. Ике дә уйлап тормастан, ул машинасын командир яткан урынга юнәлдерә. Канау буйлап туп-туры Меркулов өстенә бара, түбәнге люкны ачып, полковникны машинага ала. Командир исән кала. Бераздан гитлерчылар тар-мар ителә. Ә аннан соң Берлин өчен сугыш башлана. Нәбиуллин, куркусызлык һәм кыюлык күрсәтеп, берничә җаваплы заданиене уңышлы үти. Рейхстаг өстендә Җиңү байрагы җилфердәгәч, полк командиры үзенең нотыгында Нәбиуллинны мактап телгә ала. Аның югары дәүләт бүләгенә тәкъдим ителүе турында хәбәр итә. “Советлар Союзына хезмәт итәм! – дип җавап бирә өлкән сержант. Ул Герой исеменә тулы алганда түбәндәге батырлыклары өчен тәкъдим ителә:
1944 елның июненнән башлап СУ-100 экипажы составында Польшаның Люблин шәһәрен азат иткәндә 5 пулемёт оясын һәм гитлерчылар взводын, люктан турыдан-туры гранаталар ыргытып, юк итә. Беренчеләрдән булып Варшава шәһәренең урамнарына бәреп керә. Польшаны азат итү барышында 4 танкны, йөк төялгән 50 автомашинаны, 12 танкка каршы коралны һәм 100ләп гитлерчыны юк итә. Померания өчен барган сугышларда Крюссов һәм Барнемскунов торак пунктларын азат итүдә катнаша.
Ремонтсыз 2300 километрдан артык үл үтеп, 14 апрельдә үзенең самоход артиллерия корылмасын Берлин шәһәренә кадәр алып килә. Корал командирын алыштырып, беренчеләрдән булып Рейхстагка бәреп керә. Берлин урамнарында аның экипажы 4 танкка каршы коралны, 3 күзәтү пунктын, йөк төялгән 12 автомашинаны, фауст-патроннар һәм автоматлар белән коралланган 60 гитлерчыны юк итә. Ике тапкыр яралануына карамастан, машина белән идарә итүен туктатмый.
Еллар үтә. Нәбиуллин озак вакыт хәбәр көтә. Кайда булса да документлар тоткарлангандыр яки югалгандыр дип уйлый. Тик шулай да бүләк турында язуның киләчәгенә өмет өзми. Ниһаять, 1965 елның маенда, 20 елдан соң шатлыклы хәбәр, ә ноябрьдә Кызыл байрак ордены үзе алына.
Шулай ук Гали абый 1987 елда I дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнә. Гали абый 1992 елда вафат булды. Киндери зиратында җирләнде. Бу мәрхәмәтле гаиләнең авылыбыз мәчетенә биргән келәме күп еллардан бирле мәхәллә халкына игелекле хезмәт итә.
Мәүлит Хужәхмәтов.
Олыяз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев