Саба таңнары

Сабинский район

16+
Яңалыклар

Гарәп Әмирлекләренә туристлар кайчан бара алыр?

Туристлар агымын тулысынча торгызу 2026 елның сентябрь-октябреннән башланачак

   РФ Транспорт министрлыгы һәм Росавиация Берләшкән Гарәп Әмирлекләренә һәм Иран территориясе аша очышларга чикләүләрне гамәлдән чыгарды. Туристик агентлыклар альянсы вице-президенты Александр Мкртчян «Радио 1» белән әңгәмәдә Берләшкән Гарәп Әмирлекләренә туристлар агымын торгызу вакытын бәяләде.

Туризм тармагы вәкиле искәрткәнчә, илебез авиаташучылары АКШ һәм Израильнең Иранга каршы кампаниясе башланганнан соң, быелның февраль ахырында – март башында, Берләшкән Гарәп Әмирлекләренә очышларны туктатып торды, шуның аркасында Россия гражданнары чит ил авиакомпанияләре белән очарга мәҗбүр булды.

«Туристлар агымын тулысынча торгызу 2026 елның сентябрь-октябреннән башланачак. Июнь, июль һәм август – Якын Көнчыгыш өчен түбән сезон. Октябрь-ноябрьгә февраль ахырына кадәрге чор белән чагыштырырлык күрсәткечләр көтелә», - дип фаразлады Мкртчян.

Вице-президент билгеләп үткәнчә, февральдә тәүлегенә 700 доллар торган биш йолдызлы кунакханә номерлары хәзер 180 доллар тора. «Минем киңәшем – күпкә алдан сатып алырга түгел, ә бер-ике атна гына алдан алырга. Май бәйрәмнәрендә бәяләрнең сизелерлек артуы көтелми», - дип өстәде ул.

Шул ук вакытта, Мкртчян бәяләвенчә, бәйрәмнәргә кадәр Россия ташучылары массакүләм өстәмә рейслар куярга өлгермәячәк, ә кунакханәләр бәяләрне сентябрьнең икенче яртысында гына сизелерлек күтәрә башлаячак.

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/berlaskan-garap-amirleklarena-turistlar-agymy-sentyabr-oktyabrda-artyr-dip-kotela-5922592

Фото:Ясалма фәһем

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев