Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мөэмин-мөселман кардәшләр, Гашура көне якынлаша

3 ноябрьдә кояш баю белән бергә мөсел­маннарның Һиҗри ел исәбе буенча Яңа 1435 елга аяк бастык. Ислам динендә ай календаре буенча Яңа ел мөхәррәм аеннан баш­лана. Мөхәррәм ае мөселманнар өчен иң хөрмәтле айларның берсе булып тора. Ә бу хикмәтле айның унынчы - Гашура көне мөхәррәм аеның иң кыйммәтле көне санала....

3 ноябрьдә кояш баю белән бергә мөсел­маннарның Һиҗри ел исәбе буенча Яңа 1435 елга аяк бастык.

Ислам динендә ай календаре буенча Яңа ел мөхәррәм аеннан баш­лана. Мөхәррәм ае мөселманнар өчен иң хөрмәтле айларның берсе булып тора. Ә бу хикмәтле айның унынчы - Гашура көне мөхәррәм аеның иң кыйммәтле көне санала. Быел ул 13 ноябрьгә туры килә. Бер хәдистә язылганча, Гашура көнендә ураза тоту мөселманны үткәндәге һәм киләчәктәге гөнаһларыннан чистарта. Ә бу көнне бирелгән садака бөртеге өчен Аллаһы Тәгалә Ухуд тавы кадәр әҗер бирер диелә. Бу көнне Гашура дип атауның сәбәбе аның Мөхәррәм аеның унысына туры килүенә бәйле. Хәдис китапларында бу исемнең бирелү хикмәте буларак, ул көнне Аллаһ Тәгаләнең ун пәйгамбәренә ун төрле бүләк һәм нигъмәт бирүе күрсәтелә. Әйтик, Муса пәйгамбәр һәм аның кавемен, диңгез суларын ярып, залим фиргавен гаскәреннән коткара. Туфан вакытында Нух пәйгамбәр көймәсен Җүди тавы өстенә утырта. Юныс галәйһиссәламне балык карыныннан чыгара. Атабыз Адәмнең тәүбәсе ошбу көндә кабул ителә. Йосыф пәйгамбәр агалары ташлап киткән кое төбеннән Гашура көнендә чыгарыла. Хәзрәти Гайсә ошбу көндә дөньяга килә һәм күккә ашырыла. Давыт галәйһиссәламнең тәүбәсе кабул була. Ибраһим пәйгамбәрнең улы Исмәгыйль галәйһиссәлам дөньяга килә. Ягъкуб галәйһиссәламнең Йосыф хәсрәтеннән күрмәскә әйләнгән күзләре ачыла. Әюб галәйһиссәлам дәһшәтле авыруыннан шифа таба.

Гомумән, Мөхәррәм аеның һәр көнен гамәл-гыйбадәт кылып уздырырга тырышсак иде. Нәфел уразалары, нәфел намазлары, игелекле эшләр булсынмы, иң мөһиме - шуларны кылырга ашыгып-ашкынып торырга кирәк. Бер-беребезгә мәрхәмәтле булып, шәфкатьлелек күрсәтеп, иминлек таратыйк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X