Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Газ белән агулану чоры башланды: Татарстанда бер фатирда 4 кеше агуланып үлгән

Бөгелмә шәһәренең йорт фатирларының берсендә дүрт мәет табыла. 39 яшьлек ир-ат, аның 37 яшьлек тормыш иптәше, 8 яшьлек кызы һәм хатынының 57 яшьлек анасы газ белән агулану нәтиҗәсендә вафат булган дип фаразлана. Әлеге факт буенча РФ Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча тикшерү органнары тарафыннан башлангыч тикшерү үткәрелә. Гәүдәләргә, зыян күрүчеләрнең...

Бөгелмә шәһәренең йорт фатирларының берсендә дүрт мәет табыла. 39 яшьлек ир-ат, аның 37 яшьлек тормыш иптәше, 8 яшьлек кызы һәм хатынының 57 яшьлек анасы газ белән агулану нәтиҗәсендә вафат булган дип фаразлана. Әлеге факт буенча РФ Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча тикшерү органнары тарафыннан башлангыч тикшерү үткәрелә.

Гәүдәләргә, зыян күрүчеләрнең кызы чакыруы нәтиҗәсендә килгән ашыгыч хезмәт вәкилләре тап булган. Хәзерге вакытта фаҗиганең барлык нечкәлекләре тикшерелә. Тикшерү нәтиҗәләре буенча процессуаль карар кабул ителәчәк, дип хәбәр итә Россия Тикшерү комитетының ТР буенча идарәсе җитәкчесе ярдәмчесе.

Узган атнада Сабада да бер гаилә газ белән агуланды. Бәхеткә, табиблар барлык гаилә әгзаларын да коткарып кала алдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев