Саба таңнары

Сабинский район

16+
Яңалыклар

Гәбдрәхим өйләнгән, әмма нигә аерым яши?

Гәбдрәхим шалтыратты. "Айсылу Габдинова белән бергә икәнсез, шул сорауларны ачыклар өчен, "Курай" радиосына килә алмассызмы икән?" - ди. Кызык булып китте. Мин әйтәм: "Кем әйтте?". "Бик ышанычлы чыганак, кем икәнен әйтмим", - дип, Гәбдрәхим эчкә корт кертте. Башта бармаска дигән уй да бар иде дә, тик соңрак ризалаштым. Айсылу Гадбинованы...

Гәбдрәхим шалтыратты. "Айсылу Габдинова белән бергә икәнсез, шул сорауларны ачыклар өчен, "Курай" радиосына килә алмассызмы икән?" - ди. Кызык булып китте. Мин әйтәм: "Кем әйтте?". "Бик ышанычлы чыганак, кем икәнен әйтмим", - дип, Гәбдрәхим эчкә корт кертте. Башта бармаска дигән уй да бар иде дә, тик соңрак ризалаштым.

Айсылу Гадбинованы да алып килергә тырышырмын, дидем. Кызыксынучан Гәбдрәхимнең үзенә дә берничә сорауны бирергә өлгердем.

- Гәбдрәхим, син кайда эшлисең хәзер?
- "Акчарлак" газетасында. Журналист дип яз.

- Хезмәт хакы күпме аласың?
- Вахит Имамовның хезмәт хакы кадәр - 50 меңнәр тирәсе.

- Мин сине "Курай" радиосында эшли дип беләм бит...
- Анда инде мин 18 ел алып баручы. Ди-джей диләр бугай хәзер.

- Намаз укыйсыңмы син? Нәселегез дини бит.
- Укыйм.

- Син дә ялгыз дип беләм...
- Нишләп ялгыз?! Мин бит өйләнгән!

- Хатыныңның исеме ничек?
- Лилия.

- Балагыз бармы?
- Минем кыз зур бит инде. Банкта эшли.

- Хатының белән бергә яшисезме?
- Юк, аерым торабыз. Хәзер андый мөмкинчелегебез бар.

- Бүген көнең ничек үтте соң?
- Кайвакыт минем беркемне күрмичә өйдә генә утырасым килә.Бүген шундый көнем иде.Тик материал укырга кирәк дип "Акчарлак"кка чакырдылар.

    Илфак ШИҺАПОВ
    Шәһри Казан

    Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

    Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


    Оставляйте реакции

    0

    0

    0

    0

    0

    К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
    Мы работаем над улучшением нашего сервиса

    Нет комментариев