ГигаЧат нейрочелтәрен татарчага өйрәтәләр
Фәнни учреждениеләр белән партнерлыкта Саклык банкы генератив ясалма интеллект технологияләре өлкәсендә Россиядә тел төрлелегенә ярдәм итүгә һәм цифрлы сервисларны үстерүгә юнәлдерелгән масштаблы проектларны гамәлгә ашыра. Шундый проектларның берсе - Нейрочелтәрләрне татар телендә эшләргә өйрәтү.
Бу хакта Казанга визиты кысаларында Саклык банкы идарәсе рәисенең беренче урынбасары Александр Ведяхин хәбәр итте.
Телләр төрлелегенә ярдәм итүгә юнәлдерелгән әлеге проектны гамәлгә ашыру өчен банк Татарстан Фәннәр Академиясе белән хезмәттәшлек итә. Эш барышында татар телендә әдәбият, матбугат һәм уку материалларыннан торган масштаблы мәгълүматлар корпусы булдырылды. Нейрочелтәрне өйрәтү процессы аның эш сыйфатын эзлекле яхшырту өчен дәвам итә.
Александр Ведяхин, Саклык банкы идарәсе рәисенең беренче урынбасары:
"Без илнең әйдәп баручы фәнни учреждениеләре белән бергә киләчәк буыннар өчен Россия халыкларының телләрен саклап калырга омтылабыз. Ясалма интеллект технологияләре-югалган мәдәни мирасны торгызырга һәм сакларга мөмкинлек бирә торган корал, бу илнең суверенитетын һәм үзенчәлеген саклау өчен бик мөһим. Иң эре этник төркемнәрнең берсе булган Татарстанда яшәүчеләр рус телендә ГигаЧат нейрочелтәре мөмкинлекләреннән актив файдаланалар. Шуңа күрә без нейрочелтәрне Россиянең милли телләре арасында беренчеләрдән булып татар теленә өйрәтә башладык.
Айрат Хәсәнов, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе вице-президенты:
"Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе татар телендә Гигачат сервисларын үстерү проектын федераль технологик партнерлар белән үзара хезмәттәшлекнең өстенлекле форматларының берсе буларак карый. Проект нәтиҗәләре электрон хезмәтләрне цифрлаштыруның һәм документлар әйләнешенең гамәли бурычларын хәл итү өчен генә түгел, ә татар халкының мәдәни үзенчәлеген саклау өчен дә мөһим".
Бүген ГигаЧат шулай ук Россия халыкларының күп телләрен өйрәнә, алар арасында: удмурт, алтай, башкорт, бурят һәм башкалар.
Фото ИИ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев