Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Гомер иткән иремне үзенә каратты да куйды, ә мин авызымны ачып калдым

Чыбык очы туганым, төпчек кызын алып, Үзбәкстаннан кайтып төште.

Ире үзбәк иде. Ике улын үзендә калдырган, бирмәгән. Бу хакта гади бернәрсәдәй сөйләде. Әниләреннән аерылып калган үсмер малайлар кызганыч иде. Балавыз да сыгып алдым. Ә чыбык очы туганның керфеге дә селкенмәде.

«Аталары бит, карасын. Үзбәкләрдә хатын-кыз бетмәгән, өйләнер. Аналы булырлар», - диде дә, озын кара чәчен үрүне дәвам итте.

Һай, шуның чәчләре. Үреп салгач, ике толымы үкчәсенә тиеп тора. Ир-ат түгел, хатын-кызның һушы китәрлек. Кибеткә икәү чыксак, бар да борылып карый. Сокланулы, көнләшүле карашлардан үзенең башы күккә тиярдәй булып атлый. Ир-ат игътибарын ярата, бик ярата иде бу чыбык очы туганкай. Кем уйлаган, җизнәсенә күзе төшәр дип.

Үз өеңдәген күршеңнән сора, диләр. Хак сүзләр. Әти авыргач, авылга кайтып киттем. Әни дә картаеп килә. Үзенә генә чирлене каравы авыр булыр иде. Әти аягына басканчы, яннарында тордым. Шәһәргә ашыгасы юк. Кызларымның - үз гаиләсе. Ә әтиләренә ашарга әзерләргә чыбык очы туганкай ризалашты.

Килер көнемне хәбәр итеп тормадым. Ял көне булса да, күршеләрнең шәһәрдә йомышлары булгач, машиналарына мине дә утырттылар. Авыл кешесе гадәте белән , иртәнге җиләстә юлга кузгалдык. Әле көтү дә чыкмаган иде.

Ишекне үзем ачып кердем. Вакыт иртә булгач, өйдәгеләр йокыдан тормаган. Аларны уятырга теләмичә, аяк очларыма гына басып, аш бүлмәсенә үттем. Авылдан алып килгән сөт, каймак ише ризыкны суыткычка тыктым. Чәй кабыздым. Коймак туглап, табаны газ пли-тәсенә утырттым. Коймак исенә чыбык очы туганкайның кызчыгы йөгереп килеп чыкты... Иремне уятырга дип, үзебезнең бүлмәгә кердем. Тик ул анда юк иде. Чыбык очы туганкайга булса да эндәшергә уйладым. Аларның бүлмә-ләренә керсәм, кара чәчләргә уралып, ирем тегенең кочагында йоклап ята. Өсләрендәге япманы тартып төшердем. Еланның чәчләрен урап тотып, яңагын уңлы-суллы чәбәкләдем. Исләре дә китмәде.

Тыныч кына җыендылар да, чыгып киттеләр. Шул чыгып китүләреннән соң елдан артык вакыт үтте. Иремне ияртеп, кабат Үзбәкстанга киткәннәр дип ишеттем.

«Җизни, җизнәкәем», дип бөтерелә торгач, гомер иткән иремне үзенә каратты да куйды чыбык очы туганкай. Ә мин авызымны ачып утырып калдым.

Рәсимә ӘХМӘДУЛЛИНА, "Туган як"

http://matbugat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев