Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Гомер көзе... Уйланырга урын бар

Кешене бу дөньяда иң куркыткан нәрсәләрнең берсе - картлык. Чыннан да, картлык бит ул - сәламәтлек какшау, тышкы кыяфәт ямьсезләнү, көчкуәт һәм акыл сәләте кимү, дәрман бетү, ялгызлык, хәерчелек... Шуңа да аны күпләр хәвеф ләнеп көтә. Картлыкны гомер көзе дип тә атыйлар һәм бу дөрес атама кебек. Көз көне табигать...

Кешене бу дөньяда иң куркыткан нәрсәләрнең берсе - картлык. Чыннан да, картлык бит ул - сәламәтлек какшау, тышкы кыяфәт ямьсезләнү, көчкуәт һәм акыл сәләте кимү, дәрман бетү, ялгызлык, хәерчелек... Шуңа да аны күпләр хәвеф ләнеп көтә. Картлыкны гомер көзе дип тә атыйлар һәм бу дөрес атама кебек.

Көз көне табигать сула, кеше белән дә шул хәл - аның организмы функцияләре сүнә бара. Табигать язын яңадан уянса, ни кызганыч, мондый халәт кешегә килми, аның картаюы бары тик үлемгә генә илтә.

Белгечләр организм 40 яшьтә картаергә тотына диләр, кешенең акыл сәләте шушы вакытта әкренләп кими, аяк-кул сөякләре какшый башлый икән. Дөрес, башта бу үзгәрешләрне берничек тә сизмисең, тик тагын бер биш-алты елдан картлык килеп маташканына төшенәсең, имеш.

Әмма шулай да, гомумиләштереп алганда, чын картлык пенсиягә чыккач башлана диләр. Эштән туктауга, беренчедән, кешенең гомере буе сакланган бер режимы бозыла, икенчедән, ул үзен кирәксез тоя, өченчедән, хәзер инде хезмәт хакы алуларны, җәйге ялларны түгел, ә үлем килгәнен генә көтәсе кала шикелле. Ләкин монысын да күпмедер вакытка артка чигендереп торып була. Ничекме? Хезмәт куюыңны дәвам итеп, яисә үзеңә пенсиядә берәр шөгыль табып.
Эшнең, шөгыльнең кеше сәламәтлегендә нинди роль уйнаганын дәлилләүче мисаллар эзләп ерак барасы түгел. Мәсәлән, җир җимертеп эшләп йөргән ир-атка көннәрдән бер көнне 60 яшь тулды һәм, үзе әле эшләвен дә вам итәргә теләсә дә, аны мәҗбүриләп лаеклы ялга җибәрделәр. Бер елдан сез бу кешене инде танымыйсыз, ул бабайга әйләнгән була. Күпләребезнең танышлары арасында да шундый кеше бардыр. Бу ир-атка барысы да берьюлы килә: ул биологик яктан да, социаль яктан да, психологик яктан да картая. Биологик картаю - яшь бару белән көч кимү, организмның таушалуы. Социаль картаю - кешенең социаль статусы үзгәрү, пенсиягә чыгу сәбәпле, аның социаль элемтәләре югалу. Психологик картаю - үзеңнең яшеңә мөнәсәбәтең, ягъни картлык килү белән киле шүең һәм төшенкелеккә бирелүең.
Белгечләр кешене бигрәк тә соңгысы нык бетерә диләр. Шуңа күрә картлыкка каршы торуның төп чарасы - пенсия яшенә җиткәч тә пенсиягә чыкмау, ә инде чыккан очракта актив физик һәм рухи тормыш рәвеше алып бару. Әле борынгы заманда ук Аристотель дә вакытны бушка уздыру, ягъни эшсез-шөгыльсез яшәү кеше организмын нык туздыра дигән.
Кешенең гомерен озайтучы, аңа көч-куәт, яшәүгә стимул биреп торучы чаралар җитәрлек. Мәсәлән, акыл эшчән ле ген киметмәү. Бу - китаплар уку, башваткычлар чишү, шигырьләр ятлау, чит телләр өйрәнү, шахмат һәм нард уйнау. Хәтта кәрт сугу да баш миен тонуста тота, ди табиблар.
Шулай ук дөрес туклану да әһәмияткә ия. Йөрәк авыруы, атеросклероз, югары кан басымы, диабет - картлыкның тугры юлдашлары. Һәм күпчелек очракта үзеңнең рационыңны җайга салып, бу чирләрдән котылырга мөмкин. Баллы һәм майлы ризыкка ябырылмаска, кыздырылган һәм ысланган ризык белән мавыкмаска, күбрәк яшелчә һәм җиләк-җимеш ашарга, витаминнар эчәргә - яшьлек рецепты менә шул ул. Кеше организмы эшчәнлегенә туйганчы йоклый алу да йогынты ясый. Белгәнебезчә, яшь барган саен, йо кының да тәме китә, кеше йокыга китә алмый ин тегә, тиз уяна. Шуңа күрә табиблар йокларга ятар алдыннан саф һавада йөреп керергә, бүлмәне җилләтеп алырга, баштан авыр уйларны чыгарырга киңәш итәләр. Физик эшчәнлек тә картаю процессын тоткарлап тора. Ләкин бу очракта чаманы белергә кирәк, икенче көнне иртән аякка баса алмаслык итеп эшләп ташлауның бернинди файдасы да юк. Физик эш белән үз көеңә, үзеңә рәхәтлек алып кына шөгыльләнергә кирәк. Картлыктан куркырга кирәкми. Ул сиңа гына түгел, ә гомере булган бөтен кешегә дә килә.
Картлыкларын күрми китеп барганнарны исегезгә төшерегез, әле ярый мин шушы көннәрне күрәм дип сөенегез. Гомумән, ничә генә яшьтә булсагыз да, һәр туган көнгә куанып, аңа рәхмәтле булып яшәгез. Үткәннәрне уйлап төшенкелеккә бирел мәгез, киресенчә, киләчәккә планнар корыгыз. Тормышны яратыгыз! Менә шулай эшләгәндә картлык сезнең ишекне кагарга куркып йөрер.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев