Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

ГТО тапшырырга әзерләнәбез

С.Маршакның "Знак ГТО на груди у него, больше не знают о нем ничего" дигән шигырь юлларын өлкән буын яхшы хәтерли. Совет хакимияте халыкның хезмәткә һәм оборонага әзерлеген нәкъ менә физик нормативлар аша билгеләде. 1931 елда гамәлгә кертелгән тәҗрибә Союз таркалганчы дәвам итте. Совет чорында ГТО нормативларын 10-60 яшьлекләр тапшырды һәм...

С.Маршакның "Знак ГТО на груди у него, больше не знают о нем ничего" дигән шигырь юлларын өлкән буын яхшы хәтерли. Совет хакимияте халыкның хезмәткә һәм оборонага әзерлеген нәкъ менә физик нормативлар аша билгеләде. 1931 елда гамәлгә кертелгән тәҗрибә Союз таркалганчы дәвам итте. Совет чорында ГТО нормативларын 10-60 яшьлекләр тапшырды һәм нормативларны үтәвенә карап, "ГТО" дип язылган алтын һәм көмеш билгеләр белән бүләкләнде.

Мәсәлән, Шәмәрдәндә яшәүче совет эше ветераны Тәскирә Вәли кызы Ситдикова 1948 елның 23 мартында үзенә бирелгән 44 санлы ГТО таныклыгын әле дә саклый. СССР беткәч, халыкта ГТО кайгысы калмады. Гамь-шөгыль башкада иде. ГТОсыз яшәгән 24 ел эчендә физкультураны, сәламәт тормыш рәвешен бар дип тә белмәгән буын үсеп җитте. Ниһаять, физкультура-сәламәтләндерү күнек­мәләре кире кайта. Президент Владимир Путин 2014 елның мартында бу хактагы Указга кул куйды. Хөкүмәт ГТОны гамәлгә кертү тәртибендә күрсәтелгәнчә, комплексны тулы куәтенә эшләтеп җибәрү өч этаптан тора. Беренче этапта ГТО комплексын Россиянең 12 төбәгендәге (шул исәптән, Татарстандагы) мәктәп укучылары үтәп карады. Икенче этап (2016 ел дәвамында) ГТО илнең барлык мәктәп укучыларын һәм шушы 12 төбәктә яшәүче барлык кешеләрне дә колачларга тиеш иде. Саба муниципаль районы башкарма комитетының яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге белгече Артур Баһманов әйтүенчә, нормативлар тапшыруда 3343 кеше катнашкан. Сынауны (тест) билгегә уңышлы узучыларның 48е - алтын, 209ы - көмеш, 288е бронза билгегә лаек булган.

"ГТО турында, нормативлар, сынау төрләре турында http://www.gto.ru сайтында танышырга була,- ди Артур Баһманов. - Әйтик, мәктәп укучыларының яше һәм сыйныфына бәйле рәвештә ГТО комплексы берничә баскычка бүленгән: 1нче баскыч - 1-2 сыйныфлар (6-8 яшь); 2нче баскыч - 3-4 сыйныфлар (9-10 яшь); 3нче баскыч - 5-6 сыйныфлар (11-12 яшь); 4нче баскыч - 7-9 сыйныфлар (13-15 яшь); 5нче баскыч - 10-11 сыйныфлар (16-17 яшь). Медальләр алучылар безнең районда IV баскычта күбрәк. Барысы 170, шуның 17се алтын. ГТО нормативларын gto.ru порталында теркәлеп ID-номер алганнар гына тапшыра ала. Укучылар барысы да порталда теркәлеп, 31 тест бирү урыны булдырылды, барысы 61 чара үткәрелде, оештыру эшенә 69 категорияле судья-тренер җәлеп ителде. Иң мөһиме, яшьләрне сәламәт яшәү рәвешенә җәлеп итү эше башкарылды.

Инде быелдан өченче этап - Россиянең барлык халкын да сынау тапшырырга тарту башланып китә. Хәзерге нормативлар 6 яшьтән башлап, 70 яшьтән өлкәнрәкләр өчен дә билгеләнгән. ГТО комплексының яңа структурасы 11 баскычны үз эченә алачак. Алда әйтелгән 5 баскычтан соң, алтынчысы 18-29 яшьлекләр өчен тәгаенләнсә, калганнары 30-39, 40-49, 50-59, 60-69, 70 һәм аннан да өлкәнрәк яшьтәгеләрне үз эченә алачак. Сынау төрләренә килгәндә, мәҗбүри төрләр дә, сайлау мөмкинлеге булганнары да бар. Әйтик, 55-59 яшьлекләр (IX баскыч) алтын билге өчен 2 чакрымны 12 минут эчендә йөгереп үтәргә, 6 тапкыр турникта күтәрелергә, гимнастика эскәмиясендә алга иел­гәндә кул очларын аяк бармаклары турысыннан 7 сантиметр уздырып җибәрергә тиеш. Шуның өстенә сайлау буенча сынауларны да үтәргә кирәк. Бу өлештә ирләргә алтын билгегә чаңгыда 5 чакрым араны 19 минутта узу, 1 минутта 50 метрга йөзү, пневматик мылтыктан атып, мишеньгә 22 тапкыр тидерү, аркага яткан килеш гәүдәне 1 минут эчендә 24 тапкыр күтәрү сорала. Шуларның өчесен сайларга һәм мәҗбүриләре белән бергә барысы 6 тест үтәргә кирәк. Сайтта теркәлмәсәң, норматив тап­шырган булып саналмыйсың. Җи­тәкчеләребез әйтүенчә, порталда теркәлеп, ID номер алучылар күбрәк булган саен районыбызда спорт корылмаларын төзелешен финанслау мәсьәләләре җиңелрәк хәл ителәчәк.

Гомумән, ГТО нормативларны уңышлы тапшыру тормышның төрле өлкәләрендә стимуллаштыру чарасы буларак кабул ителергә мөмкин. Теләсәң теләмәсәң дә, физкультура белән дуслашырга мөмкинлек бар. Хәер, физкультура белән шөгыльләнү, гомумән, үзмаксат булырга тиештер ул...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев