Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Гыйнварда район юлларында 13 салмыш тоткарланган

ЮХИДИнең район бүлекчәсе юл-патруль хезмәте инспекторлары, полициянең участок вәкаләтлеләре белән берлектә һәм еш кына журналистлар катнашында исерек йөртүчеләрне ачыклау максатында үткәрелгән рейдларның нәтиҗәсе күренә. Әйтик, былтыр әлеге акция башланып киткән гыйнвар аенда район юлларында 23 салмыш тоткарланган булса, быел шушы чорда (31 декабрьне кертеп) 13 кешенең кагыйдәне шушы рәвешле тупас...

ЮХИДИнең район бүлекчәсе юл-патруль хезмәте инспекторлары, полициянең участок вәкаләтлеләре белән берлектә һәм еш кына журналистлар катнашында исерек йөртүчеләрне ачыклау максатында үткәрелгән рейдларның нәтиҗәсе күренә. Әйтик, былтыр әлеге акция башланып киткән гыйнвар аенда район юлларында 23 салмыш тоткарланган булса, быел шушы чорда (31 декабрьне кертеп) 13 кешенең кагыйдәне шушы рәвешле тупас бозуы ачык­ланды. Димәк, быелгы бәйрәмнәрдә спиртлы эчемлекләр кулланучылар кимегән. Әмма район өчен 13 тә зур сан. Быел да эчеп руль артына утыручыларга беркетмәләр 1 гыйнвар көнне үк тутырылды. Яңа елны каршылаганнан соң каныннан алкоголь парлары чыгып бетмәгән 1986 елгы йөртүчене ЮХИДИ инспекторы Илнур Насыйбуллин - Шәмәрдәндә, шул ук көнне 27 яшьлек исерекне инспектор Марат Гаязов Лесхоз - Олы Нырты юлында тоткарлады.

Автомобиль йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителгәннәрнең үзләренә тиешле нәтиҗә ясамаулары да тынычланыр урын юклыгы турында сөйли. Әйтик, 31 декабрьдә исерек хәлдә тоткарланган 1966 елгы И.нең бер елдан соң "правасын" әле генә алган булуы ачыкланды. Шуңа да карамастан, тәүбә итмәгән. Хәзер аңа ел ярым гына түгел, ә 3 ел җәяү йөрергә туры киләчәк. Җәмәгать судьясы аңа 30 мең штраф түләргә туры киләчәген дә аңлатты. Инде "правасыз" килеш руль артына утырасың икән, 15 тәүлеккә сак астына алыну көтә. Быел яшь кенә ике егеткә карата суд әнә шундый җәза чарасы кулланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев