Хакың күпме, эшчем?
Россиядә соңгы вакытларда эшче профессияләренең абруе үсүе хакында хәбәрләр күренә башлады. Соңгы саннарының берсендә "Российская газета": "Россиядә эшчеләрнең хезмәт хакы 120 мең сумга кадәр җитә", - дигән хәбәр таратты. Дөрес, югары хезмәт хакы алу өчен эшчегә югары квалификациягә ия булырга, Мәскәү һәм Санкт-Петербургта яшәргә яисә илнең ерак төбәкләренә вахта методы...
Бездә хәзер, чынлап та, яшьләрнең югары уку йортларына ашкынулары кими төште, үсмерләрнең байтагы техникумнарга һәм көллиятләргә укырга керергә мәҗбүр. БДИ бирүдән курыккан үсмерләргә бер генә юл кала: тугызынчы классны тәмамлауга, документларны урта профессиональ белем бирү йортларына илтеп бирү. Илдә структур реформалар башланып, югары технологияле товарларны үзебездә җитештерергә керешсәк, станок артына басучы яшьләрнең санын кискен үстерергә туры киләчәк, билгеле. Яшьләрнең цехларга килүе исә хезмәт хакларының югарырак булуы белән генә тәэмин ителә ала. Бу беркемгә дә сер түгел. Шуңа күрә эшчеләргә түләнә торган хезмәт хаклары ил икътисадының сатып-алу һәм әвеш-тәвеш китерүдән туктап, җитештерүгә күчә башлавын күрсәтүче индикатор булып тора.
Вакансияле урыннарга персонал эзләүче һедһантерлар (HeadHunter) бүген Татарстанда нинди профессия вәкилләренә күпме хезмәт хаклары вәгъдә итәләр, "ак якалар"га караганда эшче куллар югарырак бәяләнәме - шуларны тикшереп карыйк. Мин бу юлларны язганда, вакансияләр сайтында эретеп ябыштыручыларга 24 вакансия бар: 25 мең сумнан башланган хезмәт хакларын 10 урында тәкъдим итәләр, 2 эш урыны 45 мең сумнан югарырак бәяләнә, бер урынга 50 мең сумлык керем белән эшкә чакыралар. 57 токарь һәм фрезерлаучы кирәк. Хезмәт хаклары 25-30 мең сумнан башлана, хезмәт хакы үскән саен вакансияләр саны кими. 50 мең сумнан башланган хезмәт хакына ике генә токарь өметләнә ала. Квалификация таләп итми торган йөк төяүчеләрнең дә якынча шулайрак бәяләнүен искә алсак, югары квалификацияле эшче куллар чамасыз югары бәяләнә дип әйтмәс идем.
Хәзер инде "ак якалар"ның вакансияләрен карыйк. Кече һәм урта бизнесны кредитлаучы банк хезмәткәрләренең (71 вакансия бар) хезмәт хаклары 30 - 85 мең сум тирәсе һәм аннан да артыграк. "Икътисадый дисциплиналар буенча студент эшләренең авторы" дигән кызыклы бер вакансия бар. Ялган курс эшләре һәм диплом эшләре әвәләп утыручы бу кешегә 50 мең сумга кадәр хезмәт хакы вәгъдә итәләр. Кече "бизнес"ның бу төренә көнгә меңгә якын студент мәсьәләләр чишүдән башлап фәнни хезмәтләр язып бирүгә кадәр үтенечләр белән мөрәҗәгать итә икән.
Әҗәтләрне кире кайтаручы белгечләргә дә ихтыяҗ зур. Соңгы вакытларда нык беләкле мондый егетләргә бөтен ил буенча сорауның ике тапкыр артуы турында хәбәр итәләр. Банклар Казанда, Азнакайда, Әгерҗедә һәм башка шәһәрләрдә шундый белгечләр эзлиләр. Коллекторга түләнә торган мин тапкан иң югары хезмәт хакы 100 мең сумга кадәр җитә. 25 мең, 50 мең, 70 мең сумлык вакансияләр гадәти. Автомобильләр иминиятләштерү белән шөгыльләнүчеләр (иминиятләштерүчеләр үзләре файда калмый дип зарланалар) 25 меңнән 60-70 мең сумга кадәр бәяләнә торган эш урыннарына өмет итә алалар. Иң табышлы өлкә - тормышны иминиятләштерү.
Мин бу юлларны язганда, Казанда, Чаллыда, Түбән Камада хезмәт хакы 120 мең сумга кадәр җитә торган өч агентка эш урыны бар. Ни өчен автомобиль иминиятләштерүчеләрнең тормышны иминиятләштерү буенча өстәмә хезмәтне мәҗбүриләп тагарга тырышулары аңлашыла инде шуннан. Димәк, иң зур гонорарлар шул өлкәдә. Фитнес һәм матурлык салоннарында да яхшы түләүле вакансияләр очрый. Тренажер залының инструкторы дигән белгечкә 100 мең сумга кадәр хезмәт хакы вәгъдә итүчеләр күренә. Китапханә эше буенча ялган фәнни хезмәтләр язарга мөмкинлеге булучыларга да 90 мең сумга кадәр гонорар вәгъдә итүче бар. Төрле фәннәр буенча ялган фәнни хезмәтләр язучыларга вакансияләр исә шактый мул, хезмәт хаклары гына әллә ни югары түгел: 20 - 40 мең сум арасында тирбәлә. Безнең вузларда белгечләрне ничек әзерләүләрен күрсәтә торган бик кызыклы феномен инде бу. Югары уку йортлары ялган белгечләр штамплыйлар дигән сүз. Юристлар өчен дә вакансияләр шактый, хезмәт хаклары да начар түгел: 20-30 мең сумнан башлана. 50-120 мең сумга җиткәннәре дә бар.
Вакансияләр базарын анализлау илдә структур реформалар башланды, җитештерү өлкәсендә тир түгүчеләрнең хезмәт хаклары чамасыз үсте, эшсез калган "ак якалар" исә елыйлар һәм эшче профессиясе үзләштерү турында хыялланалар дип әйтергә әлегә нигез юк икәнен раслый. Кыскасы, хезмәт хаклары өлкәсендә пролетариат диктатурасына ерак әле.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев