“Халык контроле” мәгълүмат системасына районнан 6 хәбәр кергән
Агымдагы елда республика электрон "Халык контроле" мәгълүмат системасына (ТР дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталына) безнең районнан 6 хәбәр кергән. Алар барысы да урам-юлларны, күперләрне төзекләндерүгә, чисталыкка кагылышлы. Әлеге хәбәрләрнең дүртесе хәл ителгән. Әйтик, Байлар Сабасының Мәктәп урамы буенча җәелгән бетон тротуарлардан чыгып торган тимер элмәкләргә абынып егылу куркынычы бетерелгән, Керәнне...
Агымдагы елда республика электрон "Халык контроле" мәгълүмат системасына (ТР дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталына) безнең районнан 6 хәбәр кергән. Алар барысы да урам-юлларны, күперләрне төзекләндерүгә, чисталыкка кагылышлы. Әлеге хәбәрләрнең дүртесе хәл ителгән. Әйтик, Байлар Сабасының Мәктәп урамы буенча җәелгән бетон тротуарлардан чыгып торган тимер элмәкләргә абынып егылу куркынычы бетерелгән, Керәнне - Иске Мичән юлында җиңел автомобильләрдән бигрәк мәктәп автобусына йөрергә комачаулык иткән чокырлар ямалган. Ә Бакшанды авылына керер өчен Мишә елгасы аша тимер басма ясау 2015 елда Мичән авыл җирлегенең кереме булуга карап хәл ителәчәк. "Халык контроле"нә соңгы хәбәр 3 августта алынган. Анда Иске Икшермә кадет мәктәбе-интернаты бинасы артында чүп-чар өеме булуы турында әйтелә. Моңа Саба муниципаль районы башкарма комитетының җавабыннан күренгәнчә, стадион төзелеше вакытында төбе белән чыгарылган куаклыклар яңа уку елы башланганчы алыначак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев