Халыкның банкларга ышанычы кимегән
Бүген ил халкының өчтән бере банкларга ышанмый. Россиялеләрнең 30 проценты исә банклардан бөтенләй дә ваз кичкән. Күптән түгел W-City.net порталы тарафыннан уздырылган тикшеренү нәтиҗәләре шул хакта сөйли. Бүген Россия халкының якынча 40 миллионы банк клиентлары булып санала. Аларның һәр дүртенчесе банкка бурычларын вакытында түләп бара алмый. Кредит тарихлары милли бюросы...
Бүген ил халкының өчтән бере банкларга ышанмый. Россиялеләрнең 30 проценты исә банклардан бөтенләй дә ваз кичкән. Күптән түгел W-City.net порталы тарафыннан уздырылган тикшеренү нәтиҗәләре шул хакта сөйли. Бүген Россия халкының якынча 40 миллионы банк клиентлары булып санала. Аларның һәр дүртенчесе банкка бурычларын вакытында түләп бара алмый.
Кредит тарихлары милли бюросы мәгълүматларына караганда, агымдагы елның июнь аенда Россиядә 300 мең кеше бурыч кайтаруны өч ай яки аннан да күбрәк вакытка тоткарлаган. Нәтиҗәдә, аларның банкларга кайтарасы акчалары 2 триллион сумнан артып китә.
Шулай да банклар алга таба кредит бирүен дәвам итә, ди белгечләр. Дөрес, бурычлыларны да онытып бетермиләр. Әҗәтен кайтарганчы бер артына, бер алдына төшәләр. Сораштыру барышында респондентлар арасында да банк хезмәткәрләренең үз-үзен дорфа тотуыннан зарланучылар булган. Бурыч кайтаруны бер көнгә генә тоткарласаң да, иртә-кич шалтыратып, дусларны, туганнарны сораштырып аптыраталар, дип белдергән алар.
Сораштыруда катнашкан ун респондентның җидесе ел ахырына кадәр бернинди шәхси кредит оешмаларына да мөрәҗәгать итмәячәкмен, дип белдергән. Һәр өченчесе исә нинди генә мөшкел хәлдә калсам да, банк бусагасын атлап кермим, башка чарасын табам дигән. "Шулай да илдәге икътисадый вәзгыять тотрыклана калса, нинди банкларга мөрәҗәгать итәр идегез?" дигән сорауга ун респондентның алтысы дәүләт оешмаларын атаган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев