Саба таңнары

Сабинский район

16+
Яңалыклар

Һәр юл һәлакәте – өзелгән гомер...

Районыбызда 2010-2025 елларда аварияләрдә 20дән артык кеше үлгән

Менә 20 ел инде ноябрьнең өченче якшәмбесе Бөтендөнья юл-транспорт һәлакәтләре корбаннарын искә алу көне буларак билгеләп үтелә.

Ни кызганыч, бер чирсез-сыр­хаусыз гомерләре өзел­­­­гән-нәрнең саны ел саен ар­та бара. Сә­ламәтлек саклау оеш­масы  мәгълүматларына караганда, юллар ел саен 1,3 миллионга якын кешене мәңгелеккә алып китә. Россиядә 2024 елда бу саннан 14 меңнән артып  киткән. Татарстанда һәр бер мең авариягә 86 һәлак булучы (Мәскәүдә–36) туры килә.

“Республикабыз тер­риториясендә быел 2355 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 239 кеше һәлак булган һәм 2845 кеше яраланган. Узган ел күрсәткече белән чагыштырганда һәлак булу­чылар саны 18 гә арткан, шул ук вакытта юл-транспорт һә­ла­кәтләре саны 8гә кимегән. Юл-транспорт һәлакәтләренең иң­ авыр нәтиҗәләре ма­ши­на­лар­ның каршы як хәрәкәт өчен билгеләнгән полосага чы­гулары белән бәйле. Барлыгы 164 юл-транспорт һәлакәте тер­кәлгән, алар­да 67 кеше һәлак булган­ һәм 257 кеше яраланган. Балаларның юл-транспорт травматизмы аеруча борчый. Агымдагы елның 9 аенда 16 яшькә кадәрге балалар катнашында 359 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 11 бала һәлак булган һәм 390ы яраланган. Былтыргы белән чагыштырганда юл-транспорт һәлакәтләре саны 24 кә, һәлак булучылар саны 1гә, яраланган балалар саны 32 гә арткан”. Безнең районга килсәк, быел аварияләрдә 4 кешенең  гомере өзелде, 18е  тән җәрәхәтләре алды. Барысы да машина йөртүчеләр гаебе белән килеп чыкты. 2024 елда юллардан һәркемнең исән-сау кайтуын исәпкә алсак, болар – бик зур  саннар”, – диде ГАИның район бүлекчәсе начальнигы Марат Гаязов.

 

Юл һәлакәтләре корбаннарын искә алу көненең гамәлгә  куелуы кайгы килгән гаиләләргә башкаларның игътибарын җә­леп итү, зыян күрүчеләргә карата битараф мөнәсәбәтне аң­лаучан карашка алыштыруны  күздә тота. Шул уңайдан 10-16 ноябрьләрдә Татарстанда һәм районыбызда юл хәрәкәте имин­­леге буенча чаралар уздырылды. Узган атнада полиция хезмәткәрләре һәм «Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт бюджет учреждениесенең  район бү­леге гимназиянең ЮИД отряды белән берлектә Байлар Сабасы бистәсенең З.Йосыпов урамында юл-транспорт һәлакәтендә һә­лак бул­ганнарны искә алу кө­ненә ба­­гышланган акция үткәр­деләр. Акция барышында яшь ин­с­пек­торлар җәяүлеләргә һәм машина йөртүчеләргә юл хә­рә­кәте кагыйдәләрен үтәргә өн­­дә­деләр һәм Бөтендөнья юл-транспорт һәлакәтләре кор­бан­нарын искә алу көненә кагылышлы­ белеш­мәлекләр таратты­лар. Акциядә катнашучылар ча­ра­га аң­лап карадылар һәм юл ка­гыйдәләрен үтәргә вәгъдә ит­те­ләр­.­

Хәзер көннәрнең  иң кыска вакыты. Караңгыда җәяүлеләрнең яктылык  кайтаргыч элементлардан йөрүләре мөһим. Йөртүче  сине ерактан күреп алачак. Дәүләт автоинспекциясенең рай­­он бүлекчәсе инспекторла­ры бар­­­лык юл хәрәкәтендә кат­на­шу­чыларны юл хәрә­кәте ка­­гый­дә­ләрен тайпылышсыз үтәр­­­­гә ча­кыра. Автомобиль белән бик игътибарлы һәм сак булу, кат­­лаулы юл һәм метеорологик шартларда килеп туган юл шар­­т­ларында куркынычсызлык тәэ­мин итәрлек тизлекне сайлау  со­рала. Бозлавык барлыкка  кил­гән­дә хәтәр маневрлардан ае­ру­­ча тыелуың хәерле. Машина йөртүчеләргә һәм пассажирларга иминлек каешын эләктерергә, ә ба­лаларны йөрткәндә балаларны тотып тору җайланмасын кулланырга, аны тиешенчә теркәп куярга кирәк. (Фотолар һәм видео saby-rt.ru сайтында, социаль челтәрләрдә.)

 

2010-2025 елларда район территориясендә килеп чыккан

тетрәндергеч юл фаҗигаләре:

2010 елның 21 гыйнвары – Казан-Байлар Сабасы юлында яшь кыз һәлак булды.

2015 елның 3 мае – Килдебәк трассасында ике җиңел автомобильнең (Җигули- Мицубиси) маңгайга-маңгай бәрелешүеннән 5 яшь егетнең гомере өзелде.

2016 елның 2 феврале – BMW һәм Kia автомобильләре бәрелешеп, өч кеше яраланды.

2018 елның 16 августы Саба-Лесхоз юлында ике автомобиль (Лада Ларгус-Шевроле Эпика) бәрелешүе: 4 мәет.

2021 елның 21 гыйнвары – Иске Икшермә – Килдебәк трассасы “ВАЗ” һәм “КИА” машианалары бәрелүе: ир-ат һәм аның 6 айлык баласы һәлак булды, хатын-кыз авыр хәлдә хастаханәгә озатылды.

2022 елның 3 ноябрендә теркәлгән һәлакәттә җиңел машина йөртүчесе һәлак булды.

2025 елның 22 марты – юллар кисешмәсендә “ВАЗ-2115” һәм “Renault” автомобильләре бәрелешә. 2003 елгы “ВАЗ” машинасы йөртүчесе “Renault”ка өстенлек бирмәгән. Бәрелешү нәтиҗәсендә яшь егет авыр тән җәрәхәтләре алды һәм хастаханәдә вафат булды.

2025 елның 25 августы – "Лада Ларгус" машинасын йөртүче каршы як полосага чыгып, "Газель"гә килеп бәрелә. Нәтиҗәдә ике машина да дамба астына китә һәм берьюлы яна башлыйлар. Соңгы нәтиҗәләр бик аяныч. Ике машина шоферы да авыр тән җәрәхәтләре белән хастаханәгә озатыла. 1967 елгы пассажир хатын-кыз урында ук һәлак була.

 

Бу аварияләр инде статистикага әверелде, ә туганнарын, улларын югалтканнарның күңелендә гомергә юылмаслык җәрәхәт калды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев