“Һәр үсенте яшь баладай игътибар сорый”
Районыбызда урнашкан “Форест” питомнигы 30 гектар мәйданны били
Сабабаш авылы янындагы декоратив үсемлекләр питомнигына аяк атлауга үзеңне әкият иленә эләккәндәй хис итәсең. Биредәге матурлык күңелне иркәли, үсентеләрнең күптөрлелегеннән күзләр камаша...
2021 елда үз эшчәнлеген башлаган питомникта ел саен 1 миллион данә ябык тамырлы системалы үсентеләр үстерелә. Шуның 50 меңен декоратив үсентеләр тәшкил итә. Бүген биредә үстерелгән төрле декоратив куаклар райондашларыбызның гына түгел, республиканың төрле төбәкләрендә яшәүчеләрнең бакчаларын, йорт биләмәләрен бизи. Алар үзләренең яхшы сыйфаты, тиз яңарып китүләре белән сатып алучыларның ныклы ышанычын яулап өлгерделәр. Шуңа да биредән бер вакытта да халык өзелми.
Орлыкны автоматлаштырылган линиядә чәчеп, теплицаларда үстерәләр. Билгеле вакыт җиткәч, аларны урамга чыгарып чыныктыралар. Алга таба үсентеләр махсус савытларга күчереләләр, кәлшәләр кышкы чорда барысы да урамда кар астында калып, безнең климатка яраклашу процессын узалар. Яз көне уянып, актив рәвештә үсә башлыйлар.
“Тормыш иптәшем Эльмира белән озак кына Саба урман хуҗалыгында эшләдек. Икебезнең дә табигатькә гашыйклык Лесхозда туып үсүебез һәм нәсел җепләребез белән дә киләдер. Эльмира – дүртенче буын урманчылар династиясен дәвам итүче. Минем дә бабам озак еллар лесопункт җитәкчесе булып эшләгән. Шуңа бу өлкә безгә бик якын, әмма декоратив агачларга аерым мәхәббәт бар иде. Селекция-орлыкчылык үзәге җитәкчесе булып эшләгәндә елына 12 миллион кәлшә үстерелеп, бу төр үсемлекләр белән ныклап шөгыльләнергә вакыт җитмәде. Әмма кызыксыну елдан-ел артып, күңелдә бу юнәлешне киң җәелдерү хыялы яшәде. Тормыш иптәшем белән киңәшеп үз эшчәнлегебезне булдырырга уйладык”, – дип сөйли эшмәкәр Руслан Газизов.
Әлбәттә, хезмәт чорында алган күнекмәләргә өстәп, күп технологияләрне үзләштерергә, фәнни хезмәтләр язарга, кыскасы, һәрдаим белемне арттырып торырга туры килә. КХТИда инженер белгечлеге алган Руслан Аудит улы бүген авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты дәрәҗәсенә ирешкән. Төп белеме икътисадчы булган Эльмира Васил кызына да теплица хуҗалыгы эшчәнлеге һәм продукцияне сату өчен җаваплы булу белән бергә, мең төрле һөнәр иясе булырга туры килә.
Питомникның үз бакчачылык үзәге киң ассортиментта безнең табигатькә яраклаштырылган җиләк-җимеш, декоратив чәчәкле һәм ылыслы үсентеләр тәкъдим итә. Мәсәлән, туя агачының гына 20 ләп төре үстерелә. Ябык тамырлы үсентеләрнең иң зур өстенлеге – агачларның яңарып китү күрсәткече 99 процент тәшкил итә һәм аларны яздан көзгә кадәр (җәй көне дә) утыртырга мөмкин.
2024 елдан питомник яшь чыбыкчалар алып үрчетү (черенкование) технологиясен үзләштерүгә беренче адымнарын ясый башлаган. Бүгенге көндә төрле сортлы туя, артыш, спирея, гортензия үсентеләре тулысынча әлеге питомникта үстерелә. Шулай ук декоратив үсемлекләрнең сортларын арттыру юнәлешендә эш алып барыла.
“Төп максатыбыз – сатып алучыларга сайлау мөмкинлеген булдыру. Шуңа да үсемлек төрләрен арттыру белән беррәттән, аларның сортларын күбәйтүне күз уңында тотабыз. Кайбер үсемлекләр бик нәзберек, яшь баладай игътибар сорыйлар. Мәсәлән, ак чыршы шундыйлардан. Орлыктан чәчкән очракта 15-20 проценты гына тишелеп чыгарга мөмкин. Бер елга ул 2 сантиметр чамасы гына үсә”, – ди Руслан Газизов.
Агач үстерүнең бик җаваплы һәм четерекле хезмәт икәнлеге билгеле. Шул ук вакытта тиз арада табыш ала торган тармак түгеллеге дә аңлашыла. Бер үсентене үстерү өчен айлар гына түгел, дистә еллар кирәк. Әлеге эшкә җанын-тәнен биргән ирле-хатынлы эшмәкәрләрнең максаты иң беренче чиратта халыкка сыйфатлы үсемлекләр тәкъдим итү, үсентеләрне дөрес карау, үстерү алымнарын өйрәтүгә, төпле киңәшләр бирүгә юнәлтелгән. Эшче көчләргә биредә дә ихтыяҗ зур.
“Нигездә хатын-кызлар җитешми. Һәр эш юнәлеше буенча, мәсәлән, яшь чыбыкчалардан үрчетү, су сибү, чүп утау буенча аерым команда туплауны күз уңында тотабыз. Моның өчен кимендә 15 кеше көче таләп ителә. Бу тагын да үсү, киңәю мөмкинлеген арттырачак”, – ди эшмәкәр.
Питомник үз эшчәнлегенә елдан-ел яңалык, үзенчәлек кертергә омтыла. Быел биредә беренче тапкыр 8 Март бәйрәменә лалә чәчәкләре үстереп, райондашларыбызга тәкъдим иттеләр. Шулай ук безнең климатка яраклаштырылган абрикос һәм миндаль куакларын тәкъдим итеп күп бакчачыларны куандырдылар. Биредәге ассортиментның зурлыгын үз күзләрең белән күрергә һәм хозурланырга кирәк.
Кыскасы, тынгысыз йөрәкле Эльмира һәм Руслан Газизовлар һаман да эзләнүдә, райондашларыбызны һәм матурлык яратучыларны сыйфатлы продукцияләре белән тәэмин итүдә аларның алга куелган максат-омтылышлары зур һәм киңкырлы. Яраткан шөгыльләрендә бары уңышлар гына теләргә кала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев