Хатын эшләгәнгә дә риза
Россиядәге ир-атларның 26 проценты, хатыны тапкан акча бөтен гаилә чыгымнарын капласа, эштән китеп, өйдә утырырга да риза. Күптән түгел Superjob порталы белгечләре ирләр арасында шундый кызыклы сораштыру уздырган. Тикшеренүдә Россиядә яшәүче 1,6 мең ир-ат катнашкан. Тормыш иптәшегезнең хезмәт хакы гаилә чыгымнарын каплап барса, сез хуҗалык эшләре белән генә шөгыльләнеп, өйдә...
Россиядәге ир-атларның 26 проценты, хатыны тапкан акча бөтен гаилә чыгымнарын капласа, эштән китеп, өйдә утырырга да риза. Күптән түгел Superjob порталы белгечләре ирләр арасында шундый кызыклы сораштыру уздырган.
Тикшеренүдә Россиядә яшәүче 1,6 мең ир-ат катнашкан. Тормыш иптәшегезнең хезмәт хакы гаилә чыгымнарын каплап барса, сез хуҗалык эшләре белән генә шөгыльләнеп, өйдә утырырга ризамы, дигән сорауга респондентларның 26 проценты, әйе, риза, дип җавап биргән. Ир-атларның 26 проценты исә моңа каршы. Ә менә аларның 10 проценты ни дип җавап бирергә дә белмәгән. Эштән китеп, өйдә утырырга хыялланган ир-атларның күбесе - аена якынча 35 мең сум хезмәт хакы алып эшләүче 35-44 яшьлек кешеләр.
Әйтик, Түбән Новгородта яшәүче 36 яшьлек ташчы, гаиләсе белән шәһәр янындагы йортка күченеп китсә, бу һөнәрен ташлап, авыл хуҗалыгы белән шөгыльләнергә җыенуын әйткән. Бүген ул 35 мең сум хезмәт хакы алып эшли икән. Рязаньдә яшәүче 28 яшьлек дизайнер егет (айлык хезмәт хакы - 25 мең сум) исә, хатынының хезмәт хакы гаилә чыгымнарын гына түгел, гаилә башлыгы чыгымнарын да каплап бара алса, өйдә утырмакчы. Санкт-Петербург шәһәрендә яшәүче 57 яшьлек юрист (айлык хезмәт хакы - 40 мең сум) мондый хатынны кайдан табарга соң дигән сораудан башка сүз таба алмаган.
Ә менә аена 35-45 мең сум акча алып эшләүче 35 яшькә кадәр булган ир-атлар хатын өстендә яшәп ятуга кискен каршы. "Безнең илдә икең бертигез эшләп торсаң да таманга гына килә әле", - дип белдергән Мәскәүдә 40 мең сум хезмәт хакы алып эшләүче 40 яшьлек каравылчы. Респондентларның күбесенә мондый адымга баруга горурлык хисе комачаулый икән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев