Президент ассызыклаганча, хакимияттә эшләү шактый катлаулы, өстәвенә, гаилә учагын да сүндерми саклый белергә кирәк
Хөкүмәт тарафыннан уздырыла торган сәясәткә хатын-кызларның йогынтысы зур. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте йортында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләренә Халыкара хатын-кызлар бәйрәме - 8 Мартка багышланган очрашуда билгеләп узды.
Республика башлыгы гүзәл затларны...

Республика башлыгы гүзәл затларны 8 Март белән тәбрикләп, бәхет, уңышлар, исәнлек-саулык теләде.
Журналистларның берсенең соравына җавап биреп, Рөстәм Миңнеханов ТР Президент Аппараты хезмәткәрләренең 40 процентка якын өлеше хатын-кызлар булуы турында хәбәр итте. "Хатын-кызларның күп нәрсәгә тәэсире зур, шулай ук сәясәткә, кабул ителә торган карарларга да. Кемдер хәйләкәрлеге белән алдыра, кемдер гүзәллеге белән... Хәйләкәрлекне абайлап була әле, менә чибәрлек белән катлаулырак", - диде Президент ярымшаяру белән.
Рөстәм Миңнеханов әйтүенчә, бүген хатын-кызларның җәмгыятьтә дә, гаиләдә дә позициясе көчле. Президент ассызыклаганча, хакимияттә эшләү шактый катлаулы, өстәвенә, гаилә учагын да сүндерми саклый белергә кирәк.
Очрашуда министрлар корпусына күптән түгел тагын бер хатын-кыз - ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова килгәне искәртелде.
Татар-информ, Гөлнар Гарифуллина
Нет комментариев