Хәер акчасы гына коткармый
Күптән түгел бер ашта булырга туры килде. Йорт хуҗалары да, аларның туганнары да хәергә күп итеп сөлгеләр, баш яулыклары әзерләгән. Исем китеп торды. Берсен-берсе уздырып, сәдака өләштеләр. Ә табын янында 50ләп кеше бар. Аллаһ кабул итсен! Ә кайдадыр хәер өләшү бөтенләй юк. Кайсы дөрес? Барыбыз да бер Татарстанда яшәсәк тә,...
Күптән түгел бер ашта булырга туры килде. Йорт хуҗалары да, аларның туганнары да хәергә күп итеп сөлгеләр, баш яулыклары әзерләгән. Исем китеп торды. Берсен-берсе уздырып, сәдака өләштеләр. Ә табын янында 50ләп кеше бар. Аллаһ кабул итсен! Ә кайдадыр хәер өләшү бөтенләй юк. Кайсы дөрес?
Барыбыз да бер Татарстанда яшәсәк тә, дини мәҗлес үткәрү, андагы тәртипнең һәр якның үзенә хас үзенчәлеге бар. Кемнәрдер элеккедән калган гадәт буенча үткәрәбез дисә, кайбер якта заманга яраклашуны кулай күрәләр. Күп җирдә акча өләшеп йөрүне өнәп бетермичә: "Алмаш-тилмәш ясау, акчалы уйнау бу", - дигән сүзләр дә ишетелә. Ничек дөрес соң? Сәдаканы кемнәр өләшергә тиеш? Бу акча тиешле хуҗасына барып җитәме? Кулыңны сузып алган сәдакаң өчен җавап бирергә туры килмәсме? Гомумән алганда, ашларда бер-береңне уздырып акча өләшү кирәкме соң ул? Матди байлык белән иман байлыгын чагыштырырга ярыймы?
Җәлил хәзрәт Фазлыев (Татарстанның баш казые):
- Үз авылыбызда 25 ел буе имам булып торам. Элек-электән безнең якларда бер генә тәртип яши. Табында өләшә торган сәдаканы бары тик йорт хуҗасы гына тарата. Ә аннары өстәлгә калган кешеләрнең сәдакаларын салыр өчен тәлинкә чыгарыла. Һәркем үз теләге белән, күпме тели, шуны бирә. Әгәр мәҗлесне уздыручы кеше авыр хәлле булса, әти-әнисен югалткан ятимнәр, яшь гаиләнең туендыручысы үлсә, бу акча өйдә кала. Ничек кенә булмасын, без барлык җыелган сәдаканы йорт хуҗасына тапшырабыз. Санау да юк. Аны кая куюны үзе хәл итә. Тирә-ягында мохтаҗ туганы, танышы, күршесе булса, аңа бирә, булмаса, мәчеткә китерә. Ничек кенә булмасын, зәкят, гошер сәдакаларын бирмәгән кешене табында гына өләшкән сәдакасы коткара алмый. Мәҗлесләрдә акча тарату сөннәт кенә гамәл. Өләшмәсәң дә бернинди гөнаһы юк.
Сәдака адреслы булырга тиеш. Мәчеткә китергәннәрен авылдагы ятимнәргә өләшәбез. Безнең җирлеккә 3 авыл керә. Шунда 30дан артык ятим бала бар. Ураза гаете вакытында берәр мең сум акча өләшәбез. Тумыштан авыру балаларга ашамлыклар пакеты таратабыз. Авыл кешеләре биргән сәдаканың кая киткәнен белгәч, авырсынмыйча, үзеннән өлеш чыгара. Үзеңә кадерле булган әйберне Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен бирү зур савап ул.
Рөстәм хәзрәт Хәйруллин (Татарстан мөфтие урынбасары):
- Сәдака бирү - бик саваплы эш. Ул ике төрле була. Беренчесе - зәкят сәдакасы, икенчесе исә - үз теләгең белән бирә торганы. Икенчесен бирсәң дә, бирмәсәң дә ярый. Элек-электән мәҗлесләрдә сәдака өләшү гадәте сакланган инде ул. Әмма тараткан кешегә савабы булса да, алган кешенең өстендә әманәте кала. Шул ягын да онытмаска кирәк. Кеше үз мөмкинлегеннән чыгып, Аллаһы Тәгаләнең ризалыгы өчен бу эшне башкарырга тиеш.
Илһам хәзрәт Миннегалиев (Мамадыш районы имам- мөхтәсибе):
- Диндә сәдаканың бөтен төре дә хуплана. Аның биргән урында тәэсире зур була. Мәҗлес уздырган кеше сәдаканы ихлас күңелдән теләк теләп бирә бит. Әмма шулай да сәдаканың җәрия дип аталганы саваплырак. Бу - каядыр ярдәм булып бара торган төре. Мәсәлән, мәчетләрне төзекләндерү, мәдрәсәгә ярдәм итү. Бу эшнең әҗере үзеңнән соң да чишмә суы кебек килеп торыр, диелә. Әгәр йорт хуҗалары алдан әзерләнеп сәдака өләшәләр икән, тыю юк. Уртага җыюны да аңлап бетермәүчеләр бар. Әмма ул да мәҗбүри түгел. Кеше тели икән, үзеннән өлешен кертә ала. Бу акчаны муллалар алып китәргә тиеш түгел. Иң элек җыелган акчаны хуҗага тапшырырга кирәк, дибез. Ә аннан соң алар үзләре бирә икән, кабул итеп алып, дога кылабыз.
Җәүдәт хәзрәт Хәлитов (Чүпрәле районы, Кече Чынлы авылы имамы):
- Мәҗлесләрдә өләшенә торган сәдакага каршы мин. Элек-электән булган гадәт дисәләр дә, болай әйбер тарату соңгы 10-15 елда гына керде әле. Кешегә күрсәтеп сәдака өләшүнең савабы калмый бит аның. Мин моны вәгазь белән дә халыкка җиткерергә тырышам. Әмма тәрбияләп кенә булмый әле. Шулай да соңгы вакытта йорт хуҗалары гына өләшә дигән әйберне кертә башладык. Кайберәүләр байлыгына масаеп, зур акчаны күрсәтеп тарата. Ул бит аны уч төбенә генә салып, күрсәтмичә бирергә тиеш. Хәзрәт буларак, мин бер сүз дә әйтмичә, сәдака гына җыеп та утырыр идем. Әмма болай ярамый. Бу шәригать кушканча булмый. Кабул итеп алган кеше сәдака өчен җавап бирергә дә тиеш бит.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев