Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Хезмәт хакына бозау алып бирдем

Илдар ХӘКИМОВ, җырчы: - Бездә (Илдар Башкортстаннан. - Авт.) ел саен көз көне авыл хуҗалыгы бәйрәме уздырыла иде. Кайсы колхоз күпме җир эшкәрткән, никадәр уңыш җыйган - шуларга хисап ясала. Мин 8нче класста укыган елны, шул бәйрәм уңаеннан, безнең район үзәгендә зур концерт булды. Өстәлгә утырып, кемгә күпме премия бирергә...

Илдар ХӘКИМОВ, җырчы:

- Бездә (Илдар Башкортстаннан. - Авт.) ел саен көз көне авыл хуҗалыгы бәйрәме уздырыла иде. Кайсы колхоз күпме җир эшкәрткән, никадәр уңыш җыйган - шуларга хисап ясала. Мин 8нче класста укыган елны, шул бәйрәм уңаеннан, безнең район үзәгендә зур концерт булды. Өстәлгә утырып, кемгә күпме премия бирергә икәнлеген санадылар. Анда берничә җыр җырларга туры килгән иде. Бер абый: «Бу Илдарның тавышы дәвалый торган, мин аңа акча бирим әле», - дип ике мең сум акча бирде. Җир сөргән кешеләргә 700 сум бирделәр, мин ике мең алдым! Башкалар да бирә торгач, хәйран акчам җыелды. Үзебезнең колхозга чират җиткәч: «Без Илдарга акчалата да, бозаулата да бирә алабыз», - диделәр. Әнигә бозау алып кайтып бирим әле, дидем. Әни үзе барып сайлап алды аны. Мин эшләп алган тана бездә ун елга якын яшәде әле, берничә бозау китерде, сөте дә мулдан иде.

Безнең гәҗит

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X