Интернет аша ризык китертү ышанычлымы, кибетләрдә сатыла торган продуктлар сыйфатлымы, кайсы төр ашамлыкны куллану куркыныч?
Бу һәм башка азык- төлекнең сыйфатына кагылышлы сораулар турында Татарстанның Министрлар Кабинетында узган брифингта сөйләштеләр.
Иң куркыныч ризык
Татарстан буенча Роспотребнадзор идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина хәбәр итүенчә, быелның тугыз аенда гына да алар азык-төлек сыйфатыннан канәгатьсезлек белдергән 1104 гариза кабул иткәннәр. "Кайнар элемтә" телефонына да 800дән артык шалтырату килгән.
Шикаятьләрнең күбесе ризыкны дөрес сакламау, чектагы бәя белән товар бәясенең туры килмәве, продуктның куллану вакыты чыгу белән бәйле.
Әлеге кагыйдә бозулар өчен административ чаралар ел саен катгыйландырылса да, кибет киштәләрендә, җәмәгать туклану урыннарында тәртип бозулар очрый. Шулай да хәл алай ук мөшкел түгел, узган ел белән чагыштырганда быел вәзгыять начар якка үзгәрмәгән. Сәламәтлек өчен куркыныч тудырган һәм сыйфатсыз товар барлык азык-төлекнең 2,6 процентын тәшкил итә. Әйтик, быел балык продукциясенә карата шикаятьләр азрак килгән. Күпләр зарланган, боз белән катырылган балык ризыклары кибет киштәләрендә кимегән. Икмәк, кондитер ризыкларыннан да күпләр канәгать. Дөрес, күзләнүе җиренә җиткереп башкарылмаган икмәк ризыклары ачыкланган. Күп очракта торак йортларның беренче катында урнашкан мини пекарняларда барлык таләпләргә туры китереп эшләмиләр. Әйтик, аларда он саклау урыннары юк, шуңа да, төрле кагыйдә бозулар күзәтелә, дип саный Марина Патяшина.
Яшелчәләрне тикшергәндә ачыкланган төп зарарлы матдә булып әлеге дә баягы нитрат кала бирә. Роспотребнадзор идарәсе белгечләре тикшергәнчә, үзебездә җитештерелгән яшелчәләрдә нитратлар ачыкланмаган. Ә менә читтән кайтартылган продуктларда алар җитәрлек, бер объектта кишердә химик матдә - пестицид та табылган. Иң куркыныч ризык булып ролл, сушилар санала.
Интернет аша суши, роллыларга заказ бирү популярлаша бара. Әмма, бу сәламәтлек өчен иң куркыныч, ышанычсыз ризык булып санала. Ул термик эшкәртү узмый, аны әзерләгәндә санитария-гигиена таләпләре үтәлгәне дә шик астында, нәтиҗәдә, еш кына агулану очраклары күзәтелә. Җитмәсә, интернет челтәрендә теркәлгән вак сәүдә үзәкләрен табуы да читен. Күп очракта кулланучы үзе дә чек алырга оныта, - ди Марина Патяшина.
Татарстан буенча Роспотребнадзор идарәсе җитәкчесе: "Ролларны интернет аша алырга уйласагыз, һичьюгы ышанычлы сәүдә челтәре аша эшләгез, ул кибетнең ниндидер билгеле кафе, йә ресторанга бәйле булуын ачыклагыз, ничек кенә булмасын, ышанычсыз ризыкны балаларга ашатырга ашыкмагыз",- дип киңәш итә.
Арзанлыга кызыкмагыз
Агулану очракларына килгәндә, көнкүрештә ризык белән агулануның 940 очрагы теркәлгән. Күп очракта кеше гаепле. "Бездә ризыкның куллану вакыты чыкканмы, юкмы икәнен күп кеше кабып карый бит. Ә озак торган ризык токсиннар җыя. Шуңа да искергән, дөрес сакланмаган, тиешенчә пешерелмәгән ризык белән агулану очраклары еш очрый. Әйтик, быел пешеп җитмәгән шашлык, озак торган тортлар, кондитер ризыклары, майонезлы салатлар, шаурма белән агуланучылар булды. Ризыкны бер тәүлеккә җитәрлек итеп кенә әзерләргә кирәк", - ди Марина Патяшина.
Әлеге темага өстәп, Татарстанның Дәүләт алкоголь инспекциясенең җитәкчесе Игорь Марченко халыкны арзанлыга кызыкмаска өндәде.
- Еш кына интернет аша спиртлы эчемлекләрне, шәрабларны арзанлы бәядән тәкъдим итәләр. Әмма, бу ышанычлы товар түгел. Аеруча, төсле эчемлекләр: коньяк, виски, шәраб белән сак булырга кирәк. Еш кына төс бирер өчен спиртка химик реагент кушалар. Пензада бер бар җитәкчесе дусларын чакырып сыйланганнан соң, үзе дә, дүрт дусты да сыйфатсыз эчемлекләрдән агуланып үлгәннәр иде, бу вакыйга сабак булырлык. Тикшерелмәгән, арзанлы эчемлекләр кулланырга ярамый,- диде ул.
Роспотребнадзор идарәсе белгечләре соңгы ун айда 1497 объектны тикшергән. Нәтиҗәдә, 7004 кагыйдә бозу очрагы теркәлгән, барлыгы 26 миллион сумлык штраф салынган.
Быелдан сыйфатсыз товар турында барлык мәгълүмат кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге дәүләт мәгълүмати чыганагында басылып бара. Россия территориясендәге сәүдә челтәрләрендәге сыйфатсыз товар исемлеге белән һәр кеше zpp.rospotrebnadzor/ru сайтында таныша ала.
Эльвира МУЗАФФАР
http://shahrikazan.com/
Нет комментариев