Иң матур бию – татар биюе
Бездә генә куллар да, аяклар да бии. Ни дисәң дә, иң матур бию – татар биюе инде... Камал театрында ул көнне шуңа охшаш фикерләрне еш ишетергә туры килде. Чөнки бу юлы халыкны театрга Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле җыйды. Ансамбль көчле тавышлы солистлары, халкыбыз хәзинәсендәге иң матур җырлары, борынгы үрнәкләрдән алып стильләштерелгән заманча биюләре белән истә калды. “Халкыбызның мирасы” дигән концерт сокландырды, елмайтты, елатты да.
Ансамбль Казанда елга бер тапкыр сагындырып кына концерт куя. Чөнки ул һаман юлда: чит илләрдә татар мәдәнияте белән таныштыра, Татарстан районнарында да бушлай концертлар куя. Коллективның сәнгать җитәкчесе Айрат Хәмитов, ансамбльгә 80 ел тулу уңаеннан яңа клублар ачылган авылларда 44 концерт куйдык һәм һәвәскәрләр өчен мастер-класслар үткәрдек, ди әнә. Баш балетмейстер Раилә Гарипова мондый сәфәрләрдән үзебез дә байыйбыз дип өсти. “Түгәрәк уен” фестивалендә төрле этник төркемнәрнең биюләрен язып алам, авылларда үзенчәлекле хәрәкәт күрсәм, шулай ук күңел сандыгына салып куям”, – ди балетмейстер. Шушы эзләнүләр нәтиҗәсендә безгә Гайнә, Нижгар, Самара, Урмай, керәшен татарлары биюләрен күрергә насыйп булды. Бүген ансамбль Урал, Уфа татарлары биюен әзерләп ята. Ярмәк биюе үрнәген исә Раилә Гарипова Самараның “Ак каен” ансамбленнән алып кайткан булган.
Концертның беренче бүлеге ансамбльнең тарихына, аның беренче солисты, беренче профессиональ белемле җырчы Разыя Тимерхановага багышланган иде. Бу бүлектә аның улы, опера театры директоры Рәүфәл Мөхәммәтҗанов истәлекләре белән бүлеште. Үз хатирәләрен ветеран җырчы Назия Гатиятуллина да сөйләде. Менә аның чыгышы бер елмайтты, бер елатты да инде. Ул икешәр айга сәфәргә чыгып китүләрен, үзләренә ризык юнәтү өчен булган барлык киемнәрен сатып бетерүләрен, тамак хакына Разыя ханым белән эстрадага китеп алулары турында сөйләде һәм сүзен, самими елмаеп, барыбер кызык үтте гомеребез, дип төгәлләде.
Концертның икенче бүлеге 75 яшьлеге уңаеннан баш хормейстер Венера Гәрәевага багышланган иде. Ничә буын җырчы әзерләп чыгарган, бүген дә талантлы яшьләр белән эшләгән белгечкә Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитетының “Татар халкы алдындагы хезмәтләре өчен” медале тапшырылды. Ансамбль директоры Юрий Жуков исә Венера Гәрәевага, Татарстан Президенты Указы белән “Фидакарь хезмәт өчен” медале тапшырылачак, дип сөенче алды.
Концертта “Сакмар су”, “Әллүки”, “Эрбет”, “Кара урман”, “Чалыштыру” кебек алтын фондка кергән композицияләрне дә, “Юллык” (Хәлил Ишбердин хореографиясе), “Яңа Казан”, “Ялово авылы көе”, “Татарлар” кебек өр-яңа үрнәкләрне дә күрдек. Әлеге күренешләрне башка хореографлар да югары бәяләде. Әйтик, “Казан” бию ансамбле җитәкчесе Чулпан Закировага артистларның сәхнәдә билгеле бер образ башкаруы, уйнаулары ошаган. Инде аз гына сәхнә арты серләрен дә чишик.
Биредә һәр чыгыш – аерым бер спектакль. Һәр биюченең (ансамбльдә 17 пар, 34 кеше) 15 пар аяк киеме генә бар. Алар барысы да артистның үлчәмен алып, аның аягы өчен генә тегелә. Тарихи композицияләр шул чорга тәңгәл булсын өчен, артистлар белән хореограф, балетмейстердан тыш, этнографлар, лингвистлар да эшли. Тамашачы артистларны, абау, барысы да бер төрле, дип карады. Моның да хикмәте бар: ансамбльгә буе 169-170 см, авырлыгы 50-60 кг булган, чибәр, түзем һәм катлаулы хәрәкәтләрне кабатлый алучы кешеләр генә эләгә ала. Әйтик, инде сәхнә идәненә ятып бетте дигәндә генә һавага томырылып мәтәлчек атып китүне... Ансамбльнең һәрбер солисты җәүһәргә тиң икән...
Фото: tatar-inform.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев