Ял көннәренә йолдызлар фаразы
4-5 июль көннәренә йолдызлар фаразы
Кучкар (21.03 – 20.04) Җәйнең беренче ае бетте, ә сез әле һаман да ял итеп кайтмадыгыз. Бу мәсьәләне тиз арада хәл итәргә кирәк. Тизрәк сәяхәтләр карый башлагыз.
Үгезбозау (21.04 – 20.05) Максатка ирешер өчен, тормыш ике юл тәкъдим итәр: беренчесе кыска, ләкин бормалы һәм серле, икенчесе — озын, ләкин ачык һәм җиңел. Кайсын сайларга икәнен үзегез чамалагыз.
Игезәкләр (21.05 – 21.06) Бу тормышта сезгә авыр әйберләрдән бары тик акча тулы сумканы гына күтәрергә ярый, калган авырлыкларны түзәргә кирәкми. Башта җиңел сыман тоелса да, соңыннан сәламәтлеккә зыян китерү ихтималы бар.
Кысла (22.06 – 22.07) Беркем дә сезнең матур киемегезне истә калдырмас, ә менә җылы сөйләшеп, көлешеп утыруларны күпләр онытмас. Басымны матурлыкка түгел, хисләргә ясагыз.
Арыслан (23.07 – 22.08) Сезнең төп хатагыз — башкаларга ошарга тырышу. Сорауны киресенчә куегыз: "Алар миңа ошар микән?" Үзегезне бүтәннәрдән түбән куймагыз.
Кыз (23.08 – 22.09) Шәхси тормышыгыз чәчәк ата башлар. Берсеннән-берсе сезнең йөрәкне яулап алырга теләүчеләр артыр, тик матур сүзләргә кызыкмагыз.
Үлчәү (23.09 – 23.10) Үзегезнең сабырлыгыгызны сынарга яратасыз. Түзәсез, түзәсез дә, бер көне шартлыйсыз. Мондый "экспериментлардан" баш тартыгыз.
Чаян (24.10 – 22.11) Бер минутлык хисләр аркасында, нык дуслыкны югалта аласыз. Көчле хис-кичерешләрне дөрес чыгара белү мөһим.
Укчы (23.11 – 21.12) Бернәрсә дә тормышта юкка булмый: эшкә соңга калдыгызмы, яңгыр астында калдыгызмы — барысы да язмыштан. Бәлки, тормыш сезне зуррак бәлаләрдән саклагандыр.
Кәҗәмөгез (22.12 – 20.01) Бер урында утырганыгызны үзегез дә сизәсез, ләкин давыл күтәрергә кыюлык җитми. Шуңа җиңел "җилдән" генә башлагыз, нәрсә дә булса үзгәрсен инде.
Сукояр (21.01 – 18.02) Сезнең яшәү рәвешегезгә карасаң, сездә йөз гомер бар сыман. Бер көн белән яшәп, тормышның бөтен ачысын, баллысын тоеп яшисез.
Балык (19.02 – 20.03) Кеше җиңүчегә карап соклана, ә җиңүче үзе генә бу юлның никадәр авыр булуын белә. Юлның авыр булуы аның җиңүгә илтүен аңлата.
Фото: Ясалма фәһем
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев