Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ял көннәрендә Татарстанда +30 градуска кадәр эссе булуы көтелә

Бу ялларда Татарстан халкын чираттагы температура рекорды көтәргә мөмкин. Синоптиклар вәгъдә иткәнчә, шимбә һава температурасы +25..+30 градуска кадәр күтәреләчәк. Бу хакта республика Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.

Ял көннәрендә Татарстанда +30 градуска кадәр эссе булуы көтелә

Фото: © "Татар-информ"

Бүген төньяк-көнбатыш циклонның җылы секторында төбәктә төнлә һава температурасы +10..+15 градус, көндез +25..+30 градус тәшкил итә. Атмосфера фронты якын булу сәбәпле, урыны белән кыска вакытлы яңгыр явачак, җил тизлеге секундына 17 метрга кадәр көчәячәк, яшен булырга мөмкин.

Якшәмбе Татарстан аша салкын атмосфера фронты узган вакытта урыны белән кыска вакытлы яшенле яңгыр көтелә, җил тизлеге көчәйгәндә секундына 20 метрга кадәр җитә. Төнлә һава температурасы +12..+17 градус, көндез +17..+22 градус, көнчыгышта +27 градус тәшкил итәчәк.

Синоптикларның якынча фаразыннан күренгәнчә, дүшәмбе салкын фронт узганнан соң температура фоны сизелерлек түбәнәя – көндез температура +13..+18 градустан да югары күтәрелмәячәк, явым-төшем көтелми. 30 апрельдә кыска вакытлы яңгыр явачак, көндез һава температурасы +14 градустан артмаячак.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев