Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ялганы барып чыкмады

Иске Икшермә-Саба юлының 3нче километрында ЮХИДИ инспекторы “Лада Гранта” автомобилен туктата. Машина хуҗасының руль артына исерек хәлдә утырганлыгы ачыклана...

  Агымдагы  елның 11 февралендә 16 сәгатьтә Иске Икшермә-Саба юлының 3нче километрында  ЮХИДИ инспекторы “Лада Гранта”  автомобилен туктата. Машина  хуҗасы Г.Ногманов  руль артына исерек хәлдә утырып юлга чыккан була. Аның юл хәрәкәте  кагыйдәләрен үтәмәве алкотектор  күрсәткече белән раслана:  сулышында 0,6 мг/л. күләмендә алкоголь спирт концентрациясе булуы ачыклана.  Г.Ногманов аңлатуынча,  ул салкын тидергәнлектән, эш урынында имбирь, бал,  сарымсак һәм бөтнектән  ясалган  коктейль белән дәваланган. Ә спиртлы эчемлекне инспектор тарафыннан туктатылганнан соң, беркем күрмәгәндә куркудан кулланган. Ягъни гаебен таныса да, имеш, хәмерне машина белән идарә итүдән читләштерелгәннән соң гына эчкән. Суд аның күрсәтмәләрен җаваплылыктан качарга тырышу дип бәяләде. Чөнки  исерек   йөртүче  даими рәвештә ЮХИДИ инспекторы һәм вакыйга урынына чакырып  китерелгән  полициянең  участок  вәкаләтлесенең  күз уңыңда була. Ялган  сөйләве белән Галинур Ногманов үзенең  хәлен катлауландырды гына. Җәмәгать  судьясы аны 30 мең сум штрафка тарту һәм бер  елда 7 айга  транспорт чарасын  йөртүдән  мәхрүм итү  чарасы билгеләү турында  карар  чыгарды. Карар үзенең  законлы  көченә  керде.

Материал  юл хәрәкәте иминлеге  комиссиясе  ярдәмендә әзерләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев