Саба таңнары

Сабинский район

16+
Яңалыклар

Яңа елга коттедж арендалау ничә сумга чыга?

Яңа елга якынлашкан саен торак бәяләре котыра

 

 Татарстанлылар өчен яңа ел каникуллары, барлык россиялеләр кебек үк, 31 декабрьдә башланып китәчәк. Яллар 2026 елның 11 гыйнварына кадәр - 12 көнгә сузыла, әмма бу биш көнлек эш графигы буенча эшләүчеләр өчен.   Шунысын билгеләп үтү мөһим, арендага бирүчеләрнең күбесе яңа елга коттеджларны ике тәүлектән генә тапшырырга ризалаша. Мөгаен, бу бәйрәмнән соң икенче көнгә торакны кабул итәргә теләмәү белән аңлатыладыр. Ә кайберәүләр Клининг хезмәтләренә җыештыру өчен  икеләтә  түләргә туры килүне сәбәп итеп күрсәтәләр.

 Ләкин Казанда Яңа елга коттедж арендасы бәяләренә карасаң, бәйрәмнән соң яхшы җыештыруга да акча тотарга мөмкин булыр иде кебек. Мәсәлән, Татарстан башкаласыннан читтә урнашкан җиде бүлмәле «Идел утары» коттеджы тәүлегенә 350 мең сумга тапшырыла. Нәтиҗәдә, ике көн ял итү өчен 700 мең сум чыгарып бирергә туры киләчәк...дип яза inkazan.ru 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев