Яшь белгечләр тораклы була
Быел районыбыз торак төзелеше рекорды куярга җыена.
“Авыл территорияләрен комплекслы үстерү” федераль програмасы нигезендә Байлар Сабасында яңа Радужная, Новоселев урамнары барлыкка килеп ята. Шулай итеп, Казан-Шәмәрдән юлы чикләренә кадәр барып җиттек. Моңарчы көнбатышта перефирия саналган Урау (Объездная) урамы торак пункт эчендә калып бара. Башта әлеге зонада инженерлык коммуникацияләре үткәрелде, булачак урамнар асфальтланды. “Хәзер гадәти сөйләм телендә 20/80 дип йөртелгән программа буенча районда наемга 59 йорт төзелә. Шуның 56сы – Сабада, 2се – Шәмәрдәндә, берсе Явлаштау авылында планлаштырылды. Төзелеш эшләрен подрядчы “159нчы ПМК”, “МелиорацияСервис”, “Рыбнослободский Универсал Строй”, “ГафэльСтрой”, “Кристалл”, “АрсланСтрой” җәмгыятьләре алып бара. Хәзер торак объектларының түбәләре ябыла һәм эчке монтажлауга күчелә. Бу йортлар агымдагы елның октябрь урталарында тапшырылырга тиеш. Подрядчылар тарафыннан срокларга сыешу өчен эш темпы тотрыклы, сыйфат контрольдә тотыла. Моннан тыш 2018 елдан башланган аренда торагы төзелеше дә дәвам итә. Квалификацияле белгечләрне авылларга җәлеп итү максатында быел 39 йорт планлаштырылды. Аренда тораклары декабрь аена кадәр Сабада (16), Миңгәрдә (6), Завод-Нырты (4), шулай ук Шәмәрдән, Тимершык, Иске Мичән, Түбән Шытсу, Иске Икшермә, Эзмә, Иштуган, Сатыш, Юлбат, Олы Нырты авылларында (1әр яки 2шәр йорт) сафка басачак. Төзелешләр республика бюджетыннан финанслана”, – диде инфраструктура үсеше бүлеге начальнигы Эльмир Рамазанов.
“Саба муниципаль районында 2020-2025 елларда авыл территорияләрен комплекслы үстерү” турындагы карары нигезендә әлеге максатларга барлык бюджетлардан барысы 326,5 миллион сумнан артык акча бүлү каралган.
Шулай ук районыбызда ел саен күпфатирлы йорт төзеп, яшь гаиләләргә фатир ачкычлары тапшыру да матур традициягә әйләнде. Социаль ипотека программасы халыкның тормыш-көнкүрешенә байтак үзгәрешләр кертте. Быел исә Сабада –36 һәм Шәмәрдәндә 12 фатирлы йортлар үз хуҗаларын табар дип көтелә. Әйтергә кирәк, 32 мең халкы булган район өчен болар бик куанычлы саннар.
Илфат Шакиров,
район мәгариф идарәсе начальнигы:
“Районыбызда укуларын тәмамлап кайткан яисә башка төбәкләрдән күчеп килгән белгечләрнең торак ихтыяҗларын канәгатьләндерүгә зур игътибар бирелә. Арендалы торак программасын гамәлгә ашыру 2017 елдан башланып, мәгариф өлкәсен квалификацияле кадрлар белән тәэмин итүдә зур роль уйный. Эшкә урнашканда яшәү урыны булу мәсьәләсе һәрвакыт беренче планга килеп баса. Авылларда яшь белгечләргә мебель белән җиһазландырылган шәхси йортлар, ә Сабада һәм Шәмәрдәндә аларның теләгенә карап, фатирлар яисә аерым өйләр бирелә. Соңгы биш елда (2020-2024) район мәгариф учреждениеләренә барлыгы 137 педагог эшкә урнашты. Шуларның 49ы торакка мохтаҗ дип табылып, йорт яки фатир алды. Ә 2017-2019 елларда 13 укытучы яки тәрбиячегә аренда торагы бирелгән иде. Түләү мәсьәләсенә килгәндә дә ташламалар каралган. Әйтик, ул аена 3 мең икән, шуның 50 проценты район хисабыннан кире кайтырыла. Әгәр эшкә кайткан белгеч аренда торагы әзер булмау сәбәпле, йорт (фатир) алып вакытлыча шунда яшәп торса, түләнгән акчасы тулысынча компенсацияләнә. Алга таба башка программаларда катнашып, торакка мохтаҗ мәгариф хезмәткәрләренә йортларны үзләренә рәсмиләштерү мөмкинлеге белән бирүне күздә тотабыз. Әйтик, гаилә корган һәм берничә ел арендалы торакта яшәгән белгечләрне, тиешле таләпләргә туры килгән очракта, “Авыл территорияләрен комплекслы үстерү” программасы буенча йорт белән тәэмин итү өстендә эшлибез.
Күрелгән чаралар нәтиҗәсе буларак, мәгарифтә кадрлар проблемасы үзен нык сиздерми. Уку елы башына килеп туган мәсьәлә хәл ителеп барыла. Ел саен районга 30лап яшь белгеч кайта. Быел да шул тирә булыр дип көтелә. Без аларны кабул итәргә һәм тиешле шартлар тудырырга әзер”.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев