Язмыш дулкынында сынмаган, сыгылмаган
Язмыш дигәннәре адәм баласын нинди генә дулкыннарда тибрәтми. Кайгысын да, шатлыгын да бирә. Югары Шытсу авылында гомер кичерүче Гөлназ апа Гыйлемханова да тормыш җибәргән авырлыклардан сынмаган.
Гомумән, ул зарланырга һич кенә дә яратмый. “Булганына, Аллага шөкер, – ди.
Гөлназ апа 11 балалы ишле гаиләдә үскән. “Мин үзем җиденчесе. 1973 елның 20 маенда дөньяга килгәнмен. Авылда Гөлназ исемле кызлар булса да, әти: “Минем Гөлназ исемле кызым берәү генә”, – дип, исемне миңа үзе сайлаган. Әни мине табарга мотоциклга утырып барган. Авыртканын беркемгә дә сиздермәгән”,– дип сөйли язмам герое. Әнисенең сабырлыгы кызына да күчкәндер, мөгаен. 1984 елда Гөлназ апаның аяк бармагын бал корты чага. Озак вакыт дәваламый торганлыктан гангрена башлана. Шулай да кызның аягын кисмиләр, тик ул гомерлеккә аксак булып кала. “Күрмәгәнне күрдем ул вакытта. Үлекне чистарткан чакта да түздем, башкалар кычкырганда, мин әкрен генә җылый яки җырлый идем”, – ди Гөлназ ханым, ул авыр чакларны искә алып.
Унбер баланың хәзерге көндә 9ы исән. Латыйп исемле энесе 15 яшьтә машина астында калып, вафат була. “Малайлар шуклыгыдыр инде, уйнап барып егылып төшкән”, - ди Гөлназ апа. Вахит абыйсының да гомере 39 яшендә өзелә.
“Әти кладовщик, әни колхозда төрле эш башкарды. Әни кияүгә чыккач та, 3 ел бала алып кайта алмаган. Каенана авыр сүз эйткәндә дә: “Өегезне бала белән тутырсам ярар иде”, – дип теләгән ул. Әйткәне кабул булган. Әбиебез 6 оныгын күреп калган. Безнең әти мал янына чыкмады, бу эш әни өстендә иде. Әти безнең өс-башны тәртиптә тота иде. Төймәсе төшсә, аны тагып куя, берәр җир ертылса, ямый. Әти аркасында барыбыз да эш рәте белеп үстек. Үзе киткәндә эш кушып калдыра иде, кайткач, эшебезне барлый, тикшерә иде”,–ди героебыз хатирәләр дәрьясына чумып.
Аягының гариплеге, аңа гаилә корып җибәрергә һич кенә дә комачау итмәгән. 1992 елда дус кызы шашлыкка барырга тәкъдим иткән. Шашлык пешерүче егетләр арасында Гөлназ апаның булачак тормыш иптәше Фәнис абый да булган. Гөлназ апа шулчакта аны урлап алып кайтырлар дип, һич кенә дә башына китермәгән. “Өйләренә алып кереп бикләделәр дә, бусаганы атлап кергәнсең икән, син хәзер килен, диделәр. Аңа кадәр 3-4 тапкыр очрашкан булганбыздыр. Ул минем янга килә иде, мин кереп кача идем”, – ди Гөлназ апа көлеп.
Шулай итеп, аларның гаилә тормышы башланып китә. 1993 елда олы кызлары Гөлнара, 1997 елда – Фәннүр, 2016 елның мартында Ләйсән дөньяга аваз сала. “Килен булып төшкән мәлдә үк миңа Фәниснең әтисе Сабирҗан “кызым” дип эндәште. “Минем киленем юк, кызым гына бар”,– дия иде. Сабирҗан әти тракторда, Бибинур әни фермада сарык карауда булды. Каенанам белән 28 ел тату тордык, Аллага шөкер, тамагымны туендырып торырга, ярый, син бар, дия иде. Бибинур әнигә каршы сүз әйтмәдем. Эндәшми кала белергә дә кирәк. Ул 85 яшендә бу дөньядан китеп барды. Сабирҗан әтигә апрельдә 89 яшь тулды”, – ди Гөлназ апа.
Әтисе – 86, әнисе 83 яшьтә гүр ияләре булганнар. Хәзерге көндә Гөлназ апа белән Фәнис абыйның 3 оныклары бар. Ә безгә шундый түземле, сабыр татар хатын-кызыннан – Гөлназ ападан үрнәк алырга гына кала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев