Конкурска гаризалар 15 ноябрьгә кадәр кабул ителә
БӘЙГЕНЕ ҮТКӘРҮ ТӘРТИБЕ
- 01 сентябрь – 15 ноябрь Гаризалар кабул итү
- 16 ноябрь – 06 декабрь Материалларны конкурс комиссиясе тарафыннан карау
- декабрь Җиңүчеләрне бүләкләү
Материаллар Министрлыкка түбәндәге адрес буенча җибәрелә: 420049, Казан ш., Павлюхин ур., 75 нче йорт, шәхсән үзе, почта аша яки eco.pros@tatar.ru электрон почтасы аша, «ЭКОлидер» бәйгесе» тамгасы белән.
КОНКУРС ТӨРКЕМНӘРЕ
«Оешмалар һәм шәхси эшмәкәрләр» КОНКУРС ТӨРКЕМЕ
НОМИНАЦИЯЛӘР:
- Су ресурсларын саклау
- Атмосфера һавасын саклау
- Калдыклар белән нәтиҗәле эш итү
- Экологик куркынычсызлык өлкәсендәге иң яхшы проект
Катнашучылар: Экологик куркынычсызлыкны тәэмин итүгә өлеш керткән сәнәгать предприятиеләре, оешмалар һәм шәхси эшмәкәрләр
«Җирле үзидарә органнары» КОНКУРС ТӨРКЕМЕ
НОМИНАЦИЯЛӘР:
- Татарстан Республикасының муниципаль берәмлекләре территориясендә әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендәге казанышлар өчен
- Татарстан Республикасының авыл җирлекләре территориясендә әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендәге казанышлар өчен
Катнашучылар: Муниципаль районнар һәм авыл җирлекләре
«Экологик белем бирү» КОНКУРС ТӨРКЕМЕ
НОМИНАЦИЯЛӘР:
- Мәктәпкәчә белем бирү оешмаларында экологик белем бирү
- Гомуми белем бирү оешмаларында экологик белем бирү
- Югары белем бирү оешмаларында һәм өстәмә белем бирү оешмаларында экологик белем бирү
Катнашучылар: Балалар бакчалары, мәктәпләр, өстәмә белем бирү оешмалары, югары уку йортлары
«Педагогик тәҗрибә һәм инициативалар» КОНКУРС ТӨРКЕМЕ
НОМИНАЦИЯЛӘР:
- Мәктәпкәчә белем бирү оешмаларында системалы экологик-агарту эшчәнлеге өчен
- Гомуми белем бирү оешмаларында системалы экологик-агарту эшчәнлеге өчен
- Югары белем бирү оешмаларында һәм өстәмә белем бирү оешмаларында системалы экологик-агарту эшчәнлеге өчен
Катнашучылар: Балалар бакчаларында, мәктәпләрдә, өстәмә белем бирү оешмаларында һәм югары уку йортларында тәрбиячеләр, укытучылар һәм педагоглар
«Иҗтимагый берләшмәләр һәм гражданнар» КОНКУРС ТӨРКЕМЕ
НОМИНАЦИЯЛӘР:
- Иҗтимагый берләшмәләр
- Гражданнар
Катнашучылар: Иҗтимагый оешмалар һәм шәхси катнашучылар
«Массакүләм мәгълүмат чаралары» КОНКУРС ТӨРКЕМЕ
НОМИНАЦИЯЛӘР:
- Иң яхшы телесюжет
- Иң яхшы радиосюжет
- Электрон массакүләм мәгълүмат чараларының иң яхшы материалы
- Вакытлы матбугат басмаларында иң яхшы публикация
- Иң яхшы экоблогер/видеограф
Катнашучылар: Журналистлар, блогерлар, видеографлар
Һәр номинациядә I, II, III урыннарны бирү каралган.
ЭЛЕМТӘ ӨЧЕН МӘГЪЛҮМАТ
Телефоннар:
- 8(843) 267-68-11 – экологик агарту һәм иҗтимагый оешмалар белән хезмәттәшлек бүлеге
- 8(843) 267-68-22 – экологик куркынычсызлыкны тәэмин итү өлкәсендәге проектларны пропагандалау бүлеге
Электрон почта: Eco.pros@tatar.ru – гаризалар җибәрү өчен
Бәйге турында тулы мәгълүматны Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының рәсми сайтында, шулай ук «ВКонтакте» социаль челтәрендәге һәм Telegram мессенджерындагы рәсми битләрендә табарга мөмкин.



Нет комментариев