Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

“Игра престолов” татарча кирәкме? [сораштыру]

Дөнья күләмендә шактый танылган "Игра престолов" сериалын татарча тавышландырачаклар. Тукайның туган телендә аны "Тәхетләр уены" дип атарга булганнар. Аның кайбер геройларын татарчага кем тавышландырачагы инде билгеле. "Тәхетләр уены" - 21нче гасырның иң популяр киносериаллары рәтендә. Исегезгә төшерәбез: "Игра престолов" - Америка телевидениесендә иң кыйбатлы проектларның берсе. Ул Америка язучысы Джордж...

Дөнья күләмендә шактый танылган "Игра престолов" сериалын татарча тавышландырачаклар. Тукайның туган телендә аны "Тәхетләр уены" дип атарга булганнар. Аның кайбер геройларын татарчага кем тавышландырачагы инде билгеле.


"Тәхетләр уены" - 21нче гасырның иң популяр киносериаллары рәтендә. Исегезгә төшерәбез: "Игра престолов" - Америка телевидениесендә иң кыйбатлы проектларның берсе. Ул Америка язучысы Джордж Мартинның "Песнь Льда и Огня" роман циклы буенча язылган. Шунысын да әйтергә кирәк: әлеге сериалның рус телендәге тәрҗемәсе күп кенә россиялеләр арасында да зур кызыксыну уяткан иде.

Моңа кадәр әлеге кинопродукт инглиз, француз, алман, рус телләрендә генә булса, хәзер аларга татар теле дә килеп кушыла. Әлеге проектка "Беренче studio" алынган. Алар үзләрен татар телендә профессиональ дәрәҗәдә тавышландыра торган беренче студия, дип белдерә. Гадәттә, теге яки бу кинофильмны яки сериалны татарчага тәрҗемә иткәндә, татар театрлары актерлары тавышландырса, бу юлы әлеге юлны сайламаска булганнар. Шуңа да әлеге проектка бары тик Мәскәүнең Югары театраль вузларын, аерым алганда ГИТИС һәм МХАТ мәктәп-студиясен тәмамлаганнарны чакырганнар.

- Хәзерге вакытта проектны менә-менә башлап кына җибәрәбез. Безгә күз тидерүләрен теләмәс идек, шуңа да күп кенә сорауларга җаваплар әлегә сер булып кала. Җитмәсә, үзебез дә көтмәгәндә, безгә интернет үзе пиар ясады. Шуны гына әйтә алабыз: кичә интернет челтәренә яңа трейлерны урнаштырдык, - дип белдерде Intertat.ru хәбәрчесенә "Беренче studio"ның PR-белгече Лилия Хәбибрахманова.

Әйтергә кирәк, "Беренче studio" "Игра престолов" сериалының беренче сезонын тулысынча тәрҗемә итәргә җыена. Беренче сезонында барлыгы - 10 серия. Аның төп слоганы итеп "Кыш якын" дигән сүзләр алынган.


Тавышландыру белән шөгыльләнә торган "Беренче studio"ның бу эше беренче коймак түгел. Моңа кадәр бу өлкәдә берничә чирканчык алган инде алар: "На гребне волны", "Сердце моря", "В активном поиске" фильмнары геройларын тавышландырганнар. Хәер, "Тәхетләр уены" белән генә чикләнергә җыенмыйлар, киләчәктә татар телендә сөйләшә торган Гарри Поттер, Доктор Хаусны да күреп булырга мөмкин.



Геройларны татарчага тәрҗемә итүдә сәнгать вәкилләре дә катнаша. Мәсәлән, Татарстанның атказанган артисты Эльмира Кәлимуллина. Ул үзенең Instagram челтәрендә моның турында күптән түгел хәбәр итте. "Дуслар! Мине иң кызыклы проектларның берсендә катнашырга чакырдылар. Мин "Игра престолов" сериалын татар телендә тавышландырачакмын", - ди ул үз постында. Шулай ук "Тәхетләр уены" героеның берсе булып Байбулат Батулла сөйләшәчәк. Ул Роббу Старк һәм принц Джофрины тавышландырачак.



- Татарчага тәрҗемә итү бер дә җиңелләрдән түгел, бик зур хезмәт таләп итә торган эш. Бүген "Беренче studio" бары тик сәнгатькә гашыйк булган кешеләр аркасында гына яшәп килә. Бер энтузиазмда гына мондый эшне башкарып чыгарга теләүчеләр бик сирәк, - ди "Беренче studio" вәкилләре.

Сериалны татарчага тавышландыручылар "Тәхетләр уены"ның беренче сериясе тиздән Интернетта барлыкка киләчәк, дип ышандыра. Алар үзләрен мактауны да, тәнкыйтьне дә кабул итәбез, дип белдерә. Әмма үз иҗатларына бәя биргәндә, бу эшкә беренчеләрдән булып батырчылык иткән кешеләр икәнлеген онытмаска куша. Чит ил кинопродуктын татарчага тәрҗемә итеп, татар яшьләрен дә татар телендәге сериаллар белән җәлеп итәргә телиләр.


Ә яшьләр - бу сериалның фанатлары - "Игра престолов"ның татарчасын көтәләрме соң? Аларга "Тәхетләр уены" кызык булыр идеме икән?

Диләрә Сәлахова, 23 яшь:


- Миңа калса, бу сериалны татарча тавышландыру кирәкми. Ул, чыннан да, бик популяр сериал. Анда мелодрама, триллер, комедия элементлары да бар, драма, фантастика, тарихи кино жанрлары да килеп кушыла. Әмма татарча вариантын карарлар, дип уйламыйм. Шәхсән үзем аны карамас идем. Ни өчендер миңа татар теленә тәрҗемә ителгән сериаллар көлкеле булып тоела. Андый сериалны бары тик ирония белән генә карый алам. Әгәр инде, чыннан да, тулысынча татар телендәге кино икән, бу очракта кызыксыну белән карыйм.

Динар Хәмидуллин, 30 яшь:


- Мин «Тәхетләр уены»ның татарча варианты бик сәер булыр, дип уйлыйм. Аеруча интим күренешләр күп булуы аркасында...

Мәрьям Галимуллина, 24 яшь:


- Минемчә, ул пародия кебек килеп чыгар. Безнең тәрҗемәчеләр артык әдәби телдә эшлиләр бит. Мәсәлән, "дракон" һәм "бастард" сүзләренең тәрҗемәсе нинди булыр икән? Бекемне дә үпкәләтәсем килми, ләкин "Яңа гасыр" каналында бара торган татарча тавышландырылган сериалларны карыйсы килми. Анда чинаулар да бик күп, ясалма хисләнәләр. Шәхсән үзем, "Игра престолов"ның татарчасын карамас идем, бәлки әбиләргә ярар. Алай дисәң, олы яшьтәгеләргә "Игра престолов" сериалының кызыклы булуы бик шикле.

Наилә Гыйбадуллина, 23 яшь :


- Миңа да бу сериалның татарча варианты кирәк түгел, дип уйлыйм. Чөнки һәрвакыт трендта булган татарлар аның рус телендәге версиясен инде карап чыкты. Әлбәттә, минем махсус статистикам юк. Бәлки мин хаклы да түгелдер...


Алинә МИННЕВӘЛИЕВА

intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев