Саба таңнары

Сабинский район

18+
Яңалыклар

Ике балага - 1,5 миллион, өч балага 2,6 миллион сум алырга мөмкин булачак

Закон проекты инде Дәүләт Думасына кертелгән.

Дәүләт Думасына икенче бала туганда ана капиталын 1,5 миллион сумга кадәр арттыру турында закон проекты кертелде, дип яза “Российская газета”. Бу, инициаторлар фикеренчә, туучылар санын арттырырга ярдәм итәчәк. Беренче балага ана капиталын гамәлдәге күләмдә калдырырга тәкъдим ителә – якынча 690 мең сум, аннан соң туган һәр бала өчен сумманы (912 мең сум) 25 процентка арттырырга кирәк диелә. Шулай итеп, әгәр балалар өчәү икән, 2,6 миллион сум алырга мөмкин булачак. 
Россия хөкүмәте каршындагы Финанс университеты профессоры Александр Сафонов билгеләп үткәнчә, ана капиталының 1,5 миллионга кадәр артуы икенче бала туу белән бәйле хәлне принципиаль рәвештә үзгәртмәячәк. Эксперт фикеренчә, "торак шартларын яхшырту бәясе, тәрбия өчен киткән матди чыгымнар, шулай ук балаларны укытуның гомуми чыгымнары бу саннан бермәбер артык.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев