Иләбәрдә «Игенче» - 2026» чаңгы ярышында терлекчеләр, сыер савучылар, игенче-механизаторлар да чаңгыга басты
Чаңгы ярышы хуҗалыкта дүртенче тапкыр узды.
Шулкадәр күңелле, матур итеп узып китте! Никадәр энергияле, тырыш хезмәткәрләребез бар бит безнең дип куандык! Махсус төшке аш вакытында, ике смена алышынган вакытта уздырылган әлеге чарада хөрмәтле сыер савучыларыбыз, терлекчеләребез, машина-трактор йөртүчеләребез һәм башка төр эш башкаручы эшчеләребезнең катнашуы аеруча күңелгә якын. Бәйгенең дүртенче ел уздырылуы үзе бер дәрәҗә! Әле кайберләребез, бер тапкырда чаңгыга баскан кешеләр түгел идек бит!
Шушы ярышны безнең хезмәткәрләр арасында уздыруны уйлап, башкарып чыгаручы, безне сәламәт яшәү рәвешен алып барырга, сортны яратырга чакыручы җитәкчебез Алмаз Зөфәр улына рәхмәтебез чиксез!
Бүләк , грамота, медальләр алу үзенә бер шатлык булса, катнашканга акчалата бүләк, чәй һәм пылау белән сыйлау үзе зур хөрмәт булды.
Зөлфирә Рәхимуллина.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев