Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

"Илфани" кибете хуҗасы Фәннүр Хурамшин "Башваткыч" тапшыруында җинеп, ат откан

Кичә, 23 декабрь көнне, "Илфани" кибете хуҗасы - шәхси эшмәкәр Фәннүр Хурамшин Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белән берлектә "Яңа гасыр" телерадиокомпаниясе оештырган "Башваткыч" тапшыруында катнашып, Азнакай, Теләче районы эшмәкәрләре белән көч сынашып кайтты. Фәннүр Хурамшин "Башваткыч"та беренче урынны яулап, пылесос ота. Әле алай да түгел, ул Супер уенда катнашып,...

Кичә, 23 декабрь көнне, "Илфани" кибете хуҗасы - шәхси эшмәкәр Фәннүр Хурамшин Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белән берлектә "Яңа гасыр" телерадиокомпаниясе оештырган "Башваткыч" тапшыруында катнашып, Азнакай, Теләче районы эшмәкәрләре белән көч сынашып кайтты. Фәннүр Хурамшин "Башваткыч"та беренче урынны яулап, пылесос ота. Әле алай да түгел, ул Супер уенда катнашып, мәкальне чишә һәм супер приз - атка ия була! Котлыйбыз! Тапшыру эфирга 28 декабрь көнне чыгачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев