Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ильмира Нәгыймова ни өчен шәхси архивын интернетка куйган?

Бүгенге көндә Youtube cайтында эстраданың популяр җырчысы Ильмира Нәгыймова исеменнән ачылган берничә канал бар.

Җырчы үзе ачкан канал барлыгын һәм аның бердәнбер булуын дәлилләү өчен каналда яңа җыры белән бергә шәхси архивтан туй күренешләрен урнаштырган.


- Youtube сайтында 2015 елда теркәлдем. Беркөнне карасам, минем исемнән өчләп канал ачканнар, хәтта шактый гына күрсәткеч җыярга да өлгергәннәр. Шуннан соң үземнең каналны җанландырып җибәрергә уйладым. Бу канал үзебезнеке, үзебез утырабыз, дип Руслан белән Интернет челтәрендәге аккаунтларыбызда яздык. Бу көннәрдә «Алтын балдаклар» исемле яңа җырымны урнаштырдым. Туй турында булгач, үзебезнең туйдан күңелле мизгелләрне дә күрсәтергә булдык, - дип сөйләде Intertat.ru хәбәрчесенә Ильмира Нәгыймова.


Ильмира кайбер артистлар кебек vlog (видеоблог) төшерү белән кызыксынмавын белдерде. «Һәрхәлдә бүген андый тапшырулар төшерү теләге юк. Бәлки берничә елдан без дә төшерә башларбыз. Каналда концерттагы чыгышларыбыз, яңа клипларыбыз, ягъни иҗат белән бәйле видеолар урын алачак», - диде җырчы.


Ильмира белән Руслан 4 ел элек өйләнеште, бүгенге көндә Камил исемле ул һәм Ясминә исемле кыз үстерәләр. Әлеге вакытта Кираметдиновлар Чаллы шәһәрендә яши. Рәсми интернет-каналларының адресы монда.


Эльвира ШАКИРОВА

http://intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев