Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Илназ Гарипов концерты: чәчәкле яшь кызлар, үбешүләр, фокуслар [+фоторепортаж]

15 ноябрь Казанның филармония залында автор-башкаручы Илназ Гариповның үзгә концерты үтте. Тамашада яшь кызлар чиратлашып чәчәк ташыды, берәм-берәм Илназ битеннән үбеп тордылар. Җырчы аларны моңлы, йөрәктән чыккан җырлары, фокуслары, тәмле теле белән сөендерергә тырышты. Үзе алып баручы, үзе җырчы, үзе музыкант, фокусчы булды.

Тамашачылар концерттан кайткач Вконтактеда фикерләрен калдырырга ашыктылар.

"Бик зәвыклы, тере, күңелләрне айкап чыга торган концерт оештырганың өчен, Илназ, сина зур рәхмәт! Афәрин!", ди Илназны тыңлаучылар.

Ә менә концертка килә алмаганнар өчен концерт кайбер мизгелләрен сезгә тәкъдим итәбез.

Рөстәм Исхаков фотолары

http://tatar-today.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев