- Отельгә кич урнаштык, шундук йокларга яттык. Тик аңлап булмый: төн буе пилорама эшли мени - шулкадәр ямьсез, нервыга тия торган тавыш тынгы бирмәде. Түзмәдем, кунакханә хемәткәрләренә барып, "Сүндерегез әле, нәрсә улый ул", - дидем. Алар миңа: "Кош тавышы ул, "брачный период" вакытында алар шулай итеп сайрый", - диделәр. Ярар, изге эш икән, дидем. Икенче төндә дә йоклап булмый бит! Тавышка түзә алмыйча, төн буе кошларга көч биреп чыктым.
Нинди тавыш икәне соңыннан ачыкланды. Цикады дигән чебен икән ул! Елына 2-3 көн, тиресен салганда, шундый тавыш чыгара. 3-4 сантиметрлы бөҗәк! Ә төрекләр үзләре бу тавышка ияләшкән, ишетмиләр дә. Бишенче тапкыр Төркиядә булдым, әмма моңа кадәр бер дә ишеткәнем булмады.
Без кайтырга кузгалган көнне көчле җир тетрәүләре башланды. Сәгать төнге икедә кунакханәдән аэропортка кузгалдык, ә дүрттә ял итүчеләрне эвакуацияли башлаганнар. Катаклизмаларга эләкмәдек, бәла-казалардан Аллам сакласын!
Сәяхәтнең максаты - улымны ял иттерү иде. Әтисен югалтуны бик авыр кичерде. Хәзер аңа һәрвакыт нинди дә булса эш уйлап чыгарам, кайда да булса барабыз, йөрибез: лагерь, диңгез, авыл...
Нет комментариев