Илвина призер булды
ТР мәдәният министрлыгы Казан (Идел буе) федераль университетының Халыкара мөнәсәбәтләр институтының Югары тарих фәннәре һәм бөтендөнья мәдәни мирас мәктәбе белән берлектә «Тархан» тарихи-мәдәни конкурсы узды.Анда безнең райондашыбыз да катнашты.
Конкурста Россиянең барлык субъектларыннан 10-11 сыйныф укучылары һәм/яки урта белем бирү учреждениеләре студентлары, шулай ук якын һәм ерак чит илләрдән абитуриентлар катнашты. Төп приз: Конкурсның җиңүчесе һәм призерлары Казан (Идел буе) федераль университетының Халыкара мөнәсәбәтләр институтының «Тарих» юнәлеше буенча («Төрки халыклар тарихы») түләүсез уку хокукына ия була.
Бу зур конкурста “Шәмәрдән лицее “Үсеш” 10 Б сыйныфы укучысы Илвина Нурмиева да катнашты һәм конкурсның призеры булды. (Остазы - тарих укытучысы Энҗе Гатауллина). Яшь тарихчыны һәм остазын бу зур уңышлары белән котлыйбыз!
Энҗе Галиуллина,
Лицейның башлангыч сыйныфлар укытучысы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев